Бүген Менделеевскида Тукай ур., 16 адресы буенча урнашкан 60 фатирлы торак йортка күчү булды. Яңа йорттан ачкычларны бюджет өлкәсе һәм җирле предприятиеләр хезмәткәрләре, яшь гаиләләр һәм ятим балалар алды. Шатлыклы вакыйга белән менделеевлыларны район башлыгы Валерий Чершинцев һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина котладылар. Гомуми мәйданы - 3245,7 кв. метр. Йортта фатирларның саны – 60 (бер бүлмәле-20, ике бүлмәлеләр - 21, өч бүлмәлеләр - 19). Агымдагы елда Татарстан Республикасында 2 млн 670 мең кв. метр торак төзү планлаштырыла. Шуларның 280 мең кв. метры социаль ипотека программасы буенча төзеләчәк.