Чаллыда яңа балалар бакчасы ачылды

2021 елның 15 сентябре, чәршәмбе

Яр Чаллыда «Калейдоскоп» 130нчы балалар бакчасы ачылды. Мәктәпкәчә учреждение «Демография» илкүләм проекты ярдәмендә төзелгән. Ул 220 балага, шул исәптән өч яшькә кадәрге 120 балага исәпләнгән. Тантаналы чара мэр Наил Мәһдиев һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина катнашында узды. Балалар бакчасы 12 төркем, музыка залы, спорт залы, азык-төлек блогы, кер юу блогы, медицина блогы, тар белгечләр кабинеты һәм 12 уен мәйданчыгы белән җиһазландырылган, аларның һәркайсында бишәр кече архитектура формасы урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International