Татарстанда 2 млн 078 мең квадрат метр торак төзелгән, ягъни быелгы планның 78%ы

2021 елның 19 сентябре, якшәмбе

Бүген республика һәм илкүләм программалар кысаларында аерым социаль объектлар төзү объектлар төзүнең барышы турында Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Әйтик, хәзерге вакытта программаларны үтәүнең гомуми проценты 77% тәшкил итә. Республика тарафыннан гамәлгә ашырыла торган 17 программаның суммар смета бәясе 8 млрд 600 млн сумнан артып китә.

«Торак» һәм «Хатын-кызларны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү» федераль проектлары буенча төзелә торган 16 балалар бакчасының 6сы төгәлләнгән. Тагын 10 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе төзелеп килә. Тулаем алганда, бу юнәлеш буенча эшләр 88%ка башкарылган.

Беренчел медицина звеносын яңарту кысаларында 42 фельдшер-акушерлык пункты төзелә. Эшләр 79%ка башкарылган. Шул ук вакытта 9 ФАП әзер. Табиб амбулаторияләрен төзүдә эшләрнең гомуми күләме 73% тәшкил итә. 2021 елда шундый 4 объект бар.

Быел республика программалары белән 15 спорт объекты төзү каралган. 9 спорт мәйданчыгы һәм 2 чаңгы базасы төзелгән инде. 4 ябык футбол манежы төзелешендә ТМЭ 95%ка башкарылган.

«Иделне савыктыру» федераль проекты буенча Казан чистарту корылмаларын реконструкцияләүнең беренче этабы бара. Бүгенге көндә эшләр 39%ка үтәлгән. Кощаково авылында биологик чистарту корылмалары файдалануга тапшыруга якын – 99%ка үтәлгән. Түбән Кама районының Прости авылында «Чиста ил» федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла торган санкцияләнмәгән чүплекне рекультивацияләүдә эшләр 96%ка башкарылган.

«Чиста су» проекты буенча Зеленодольск районының Васильево бистәсендә су әзерләү станциясе төзелә. Төзелеш-монтаж эшләре – 70%.

«Торак» федераль проекты «Светлая долина» торак комплексында чистарту корылмаларын реконструкцияләүне үз эченә ала. Эшләр 47%ка башкарылган. «Җәй» торак комплексында су белән тәэмин итү челтәрләрен төзү эшләре шулай ук алып барыла (мәйданнан тыш челтәрләр буенча эшләр тәмамланган, мәйдан эчендәге әзерлек 55% тәшкил итә).

«Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты белән 49 объектны төзекләндерү каралган. Гомумән алганда, юнәлеш буенча эшләр 82%ка ябылган. Моннан тыш, кече шәһәрләр конкурсында җиңүче 8 объект төзекләндерелә. Подрядчылар тарафыннан төзү-монтаж эшләре 81%ка башкарылган.

Башка программалар турында сөйләгәндә, министр авыл җирлекләре башкарма комитетлары биналарын (урыннарын) төзү программасы үтәлгән диярлек, дип хәбәр итте. 13 объектның 11е файдалануга тапшырылган. Калган ике объект якын арада тәмамланачак. Балаларны савыктыру лагерьларын төзү программасының 6 объектыннан берсе тәмамланган. Калган объектларда эшләрнең гомуми күләме 46% тәшкил итә.

Халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү буенча блок-модульле пунктларны төзү программасы буенча 11 объектта эшләр бара. Аларда эшләр 83%ка башкарылган. Шул ук вакытта 5 объект әзер.

Торак төзелешендә узган ел дәрәҗәсенә карата торак төзелеше күләме 105% тәшкил итә. 2 млн 078 мең кв. метр торак төзелгән, бу быелгы планының 78%ын тәшкил итә.

Социаль ипотека буенча программаның еллык планы 280 мең кв.м. яки 161 йорт тәшкил итә. Бүгенгә программа кысаларында 114 мең кв.м торак төзелгән, бу планлаштырылган күрсәткечләрнең 40%ын тәшкил итә.

Быел аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү буенча 4 программада 740 гаилә катнаша. Аларның 49ы «Яшь гаиләләр» категориясеннән. Аларны торак белән тәэмин итү өчен каралган 60 млн.сум тулысынча муниципалитетларга тапшырылган. Субсидияләрне 46 кеше кулланган. Калган 3 гаилә яраклы торак урыннар сайлау белән мәшгуль.

«Ятим балалар» категориясенә 636 кеше кертелгән. Дәүләт торак фонды тарафыннан 19 муниципаль берәмлектә 389 торак урынга контракт төзелгән. Калган 247 торак урыны буенча конкурс процедураларын әзерләү бара.

"Биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче күп балалы гаиләләр" категориясенә 47 кеше керә. Аларның 36сы инде үз сертификатларын гамәлгә ашырган.

«Мәҗбүри күченүчеләр, чернобыльчеләр һәм Ерак Төньяктан күченүчеләр» категориясе буенча 8 сертификаттан 5 сертификат бирелгән. Өчесе реализацияләнгән инде. Тагын өч сертификат алу хисап эшләренә карата кисәтүләр булу белән тоткарлана.

Хезмәтне саклау өлкәсендәге хәл турында: Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе ел башыннан бирле 1177 тикшерү үткәргән. Контроль-күзәтчелек чаралары нәтиҗәсендә чыгарылган 90 карар 5 млн. 127 мең сум тәшкил иткән. Үз көчләре белән 1353 тикшерү үткәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International