Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында куркыныч экзоген геологик процесс тарафыннан расланган, шул исәптән җимерелү күренешләре белән бәйле рәвештә авария хәлендә дип табылган һәм юкка чыгарылырга тиешле торак йортларның исемлеген соравы буенча киңәшмә булды.
Киңәшмәне Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгының төзелеш комплексын үстерү идарәсе башлыгы И.С. Гимаев үткәрде. Очрашуда, шулай ук, ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре Министрлыгы, ТР икътисад Министрлыгы, ТР экология һәм табигый ресурслар Министрлыгы вәкилләре, шулай ук Чүпрәле, Балык Бистәсе, Арча, Тәтеш, Кама Тамагы һәм Чистай районнарының ИКМо вәкилләре катнашты. Очрашу барышында катнашучылар авария хәлендәге йортларның фоторәсемнәрен карадылар һәм әлеге проблема буенча булган агымдагы сораулар турында фикер алыштылар.