ТР Төзелеш министрлыгында коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды

2021 елның 23 сентябре, пәнҗешәмбе

2021 елның 23 сентябрендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры каршындагы Коррупциягә каршы тору комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды. Комиссия әгъзалары белән берлектә утырышта Ведомство буйсынуындагы оешмалар җитәкчеләре, хокук саклау органнары, җәмәгатьчелек, уку йортлары вәкилләре катнашты. Утырышта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының 2019-2020 елларда һәм агымдагы елның 8 аенда кураторлык итүче тармакта коррупцияне профилактикалау буенча эшчәнлек нәтиҗәләре каралды. ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов «2015-2024 елларга Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру» дәүләт программасын үтәү кысаларында Министрлыкта һәм аңа буйсынган оешмаларда коррупциягә каршы тору буенча гамәлгә ашырыла торган чаралар турындагы төп доклад белән чыгыш ясады. Министрлыкның юридик бүлеге башлыгы Эльвира Латыйпова катнашучыларга 2019-2021 елларда норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү эшенең торышы турында мәгълүмат бирде. Моннан тыш, утырыш барышында ТКХ өлкәсендә иҗтимагый контроль региональ үзәгенең башкарма директоры Дмитрий Романов һәм коррупциягә каршы көрәш буенча студентлар комиссиясе рәисе, КДАТУ ЮҺБ ФДБМУнең 5 курс студенты Александр Карпов доклад белән чыгыш ясадылар. Комиссия утырышы нәтиҗәләре буенча докладчылар тәкъдим иткән чараларны гамәлгә ашыру турында карарлар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International