Бүген “Татинвестгражданпроект” ГУПның актлар залында төзелеш тармагында хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы сораулары буенча эшче төркемнең киңәйтелгән утырышы булды. Утырышны Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары А.С. Әхмәтшин үткәрде. Утырыш эшендә, шулай ук, “Татарстан Республикасының төп инвестицион-төзелеш идарәсе” ГКУ башлыгы Р.Ф. Нуруллин, ТР дәүләт төзелеш күзәтү Инспекциясе башлыгының беренче урынбасары И.Н. Плюснин, шулай ук төзелеш оешмаларының җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре катнашты.
Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары А.С. Әхмәтшин доклад белән чыгыш ясады. Ул үзенең докладында республиканың төзелеш тармагындагы бәхетсезлек очраклары турында статистик мәгълүматлар китерде. Министр урынбасары, үз чыгышына нәтиҗә ясаганда, түбәндәге бурычларны билгеләде: контроль-күзәтү органнары һәм СРОга хезмәтне саклау буенча кагыйдә һәм нормаларны үтәүне контрольдә тоту һәм күзәтүне көчәйтергә, тикшерүләр үткәргәнә төзелеш оешмаларының, үзеннән-үзе көйләнә торган оешмалар тарафыннан бирелгән төзү-монтаж эшләренең төрләренә рөхсәт булуына аерым игътибар итәргә, хезмәт турындагы законнар җыелмасын системалы рәвештә бозган подрядчы оешмаларны конрольгә алырга. А.С. Әхмәтшин ТР Главинвестстрой һәм генераль подрядчы оешма җитәкчеләренә подрядчы һәм субподрядчылар белән эш эшләү турындагы килешүне бары тик әлеге оешманың, үзеннән-үзе көйләнә торган оешмалар тарафыннан таләп ителгән эш төрләре өчен рөхсәте булганда гына төзергә, подрядчы оешмалар тарафыннан хезмәтне саклау буенча кагыйдә һәм нормаларны үтәүне һәрвакытта да контрольдә тотарга боерды. Төзелеш оешмалары җитәкчеләренә хезмәтне саклау штатының санын хезмәт турындагы законнар җыелмасы нигезендә генә ( яки килешү шартлары белән җәлеп итәргә) үзгәртергә, продукция җитештерүгә киткән чыгымнар суммасының 0,2% өлешен, хезмәтне саклау шартларын яхшырту өчен кирәк булган финанс чараларына юнәлдерергә, машина һәм җиһазларның техник торышы өчен көндәлек контроль урнаштырырга, хезмәт шартлар буенча эш урыннары аттестациясен үткәрүне тәэмин итәргә кушылды.