Бүген Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы хезмәткәрләре «Урманны саклыйк»Бөтенрәссәй акциясендә катнаштылар. Ылыслы токым үсентеләрен утырту Казан шәһәренең Кульсеет торак массивы янында Шәһәр яны урманчылыгы территориясендә оештырылды. «Урманны саклыйк» табигать саклау акциясе урманга сак караш тәрбияләү, җәмгыятьнең игътибарын урманнарны саклау һәм яңадан торгызу проблемаларына җәлеп итү максаты белән үткәрелә.