Татарстанда 2 млн 269 мең кв метр торак төзелгән – бу еллык планның 85%

2021 елның 18 октябре, дүшәмбе

Төзелеш өлкәсендә республика программалары һәм Илкүләм проектлар кысаларында проектларны гамәлгә ашыру турында бүген  ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов сөйләде.

Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Татарстанда төзелеш өлкәсендә 17 программа һәм Илкүләм проектларны гамәлгә ашыру тәмамлана. Республика программалары 85%ка үтәлгән. Ике программа төгәлләнде, анда 132 млн сумга 62 объект кергән.

17 программаның гомуми смета бәясе 8 млрд 678 млн сум тәшкил итә. Алардан “Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү”, “Авыл Советлары башкарма комитетлары биналарын төзү” программалары гамәлгә ашырылган.

Татарстан Республикасында торак төзелеше кысаларында бүгенге көнгә 2 млн 269 мең кв метр төзелгән – бу еллык планның 85%ы.

Шәхси торак төзелеше буенча эш планлаштырылганнан алда бара. Планда 8 330 йорт булса, 10 533 шәхси йорт төзелгән инде. План 27%ка арттырып үтәлгән.

Коммерция төзелеше линиясе буенча планнан 58% эш башкарылган, бу 731 мең кв метр тәшкил итә, яисә 94 күп фатирлы йорт. Күпфатирлы 70 йорт төзелеше дәвам итә.

Социаль ипотека буенча программаның еллык планы 280 мең кв метр, яисә 161 йорт тәшкил итә. Бүгенге көнгә 116 мең кв метр торак төзелгән инде, бу планның 41%ын тәшкил итә.

Алексей Фролов хезмәт саклау өлкәсендәге хәлләр һәм контроль -күзәтчелек чаралары турында да сөйләде. Дәүләт төзелеш күзәтчелеге объектларны 1 мең 378 тапкыр тикшергән.

Контроль-күзәтчелек чаралары нәтиҗәләре буенча ведомство тарафыннан 5 млн 238 мең сумга 94 карар чыгарылган.

Барлыгы гыйнвар аеннан төзелеш мәйданчыкларында 954 таләпләрне бозулар ачыкланган. Аларның күбесе - 947 кисәтү - оператив рәвештә бетерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International