ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары итеп Рафар Шакиров билгеләнде

2021 елның 22 октябре, җомга

Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының яңа урынбасары итеп Рафар Шакиров билгеләнде, тиешле документка ТР Премьер-министры Алексей Песошин кул куйды.  «2021 елның 21 октябреннән Шакиров Рафар Мирзанур улын Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары вазыйфасына билгеләп кую», – диелә документ текстында.
Белешмә өчен:
Рафар Шакиров 1957 елның 19 октябрендә Удмурт АССРның Сарапул шәһәрендә туа. Казан инженер-төзелеш институтын тәмамлаган.
1983-2000 елларда мастер, өлкән мастер, җир асты газүткәргечләре хезмәте башлыгы; «Брежнев газ» эксплуатация-җитештерү идарәсенең авыл җирлеге хезмәте башлыгы (Яр Чаллы);
2000-2003 елларда - Яр Чаллы шәһәренең «Капиталь төзелеш идарәсе» коммуналь унитар предприятиесе директоры вазыйфаларын башкаручы, директоры;
2003-2005 елларда - Яр Чаллы шәһәренең «Капиталь төзелеш идарәсе» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры;
04.2005-12.2005 - Яр Чаллы шәһәренең «Шәһәр төзелеше сәясәте, территорияләрне үстерү һәм инвестицияләр идарәсе» муниципаль учреждениесе башлыгы;
2006-2009 елларда - Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының архитектура, шәһәр төзелеше һәм инвестицияләр идарәсе башлыгы;
2009-2014 елларда - Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, архитектура, шәһәр төзелеше һәм торак үсеше идарәсе башлыгы;
2014-2021 елларда - «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна учреждениесе директоры урынбасары, директорның беренче урынбасары
2021 елның 21 октябреннән - Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары.
Р. М. Шакиров - Татарстан Республикасының Атказанган төзүчесе (2012), Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнгән (2017).
Хатынлы.  Улы һәм кызы бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International