Алексей Фролов һөнәри осталык буенча «EuroSkills Graz 2021» Европа чемпионаты призерлары белән очрашты

2021 елның 28 октябре, пәнҗешәмбе

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов һөнәри осталык буенча «EuroSkills Graz 2021» Европа чемпионаты призерлары белән очрашты. Исегезгә төшерәбез, «EuroSkills Graz 2021» һөнәри осталык буенча Европа чемпионаты 2021 елның 22-26 сентябрендә Австриянең Грац шәһәрендә узды. WorldSkills Russia милли җыелма командасы гомумкоманда зачеты нәтиҗәләре буенча 1 нче урынны алды. Казан дәүләт аграр университеты студенты Руслан Яруллин «Плитка белән тышлау» компетенциясендә көмеш медаль яулады. Көмеш медальгә шулай ук А.Г. һәм Н.Г. Столетовлар исемендәге Владимир дәүләт университеты студенты Сергей Алексеев та «Кирпеч кладка» компетенциясендә лаек булды. Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты студенты Роман Бәдретдинов «Сантехника һәм җылылык» компетенциясендә бронза медаль яулады. Шулай ук «Бетон төзелеш эшләре» компетенциясендә дөнья стандартының югары әзерлеген Казан милли тикшеренү технология университеты студенты Никита Комаров күрсәтте. Алексей Фролов балаларны тагын бер кат лаеклы җиңүләре белән котлады һәм аларга киләчәктә дә уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International