Бүген Әлмәттә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ЧТПЗның төп акционеры Андрей Комаров, “Алнас” заводы эшчеләренә “Перспектива” торак комплексыннан фатир ачкычлары тапшырдылар. Тантаналы чарада, шулай ук, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары А.С. Әхмәтшин, шулай ук шәһәр, республика хакимияте вәкилләре һәм “Римера” компанияләр төркеменең җитәкчелеге катнашты.
“Алнас” заводы ( “Римера” – ЧТПЗның нефть-сервис дивизионы компанияләр төркеменә керә) эшчеләре өчен төзелгән 106 фатирлы йорт Әлмәт шәһәренең “Алсу” микрорайонында урнашкан. ЧТПЗ чараларына төзелгән торак социаль найм шартларында тәкъдим ителә һәм яшәү өчен кирәк булган иң кирәкле әйберләр, шул исәптән заманча җиһаз һәм техника белән җиһазландырылган.
Корпоратив торак төзү программасы 2011 елда, “Алнас” заводының җитештерү һәм социаль өлкәсен модернизацияләү проекты кысаларында старт алды. Алда хәбәр ителгәнчә, заводта тормышка аша торган модернизацияләү программасы җитештерү көчләренең яңартырга һәм җитештерүне, елына 9,5 мең насос урнаштырып, арттырырга ниятли. Проектны инвестицияләүнең гомуми күләме 1,2 млрд. сум дип исәпләнелә.
Модернизацияләү проекты җитештерү көчләрен яңартуны гына түгел, шулай ук, нигездә, заводның яшь хезмәткәрләренә корпоратив торак тәкъдим итүне дә күз уңында тота. Ел дәвамында, эчке корпоратив бәйге кысаларында, торак шартларын яхшырту хокукына дәгъвачыларның җитештерү һәм һөнәри уңышларына айлык нигездә бәя бирелде. Беренче этап җиңүчеләре, бүген Әлмәттә тантаналы рәвештә ачылган яңа төзелешләрнең ачкычларына ия булдылар. Компания бәйгене эчке бүленеш программасы буенча гына түгел, “Алнас” заводында эшләү өчен кирәк булган югары квалификацияле персонал җыюны максат итеп куйган “җәлеп ителгән белгеч” программасы буенча да дәвам итәргә планлаштыра.
“Бик сыйфатлы һәм фунциональ , - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа төзелешне караганнан соң – Иң мөһиме: йорт шулай төзелгән ки, ачкычны алдың, кердең һәм яши дә аласың – барысы да урнаштырылган”.
Без эшли торган беренче адымнар күрсәткәнчә, арендалы торак та яшәргә хокуклы. Яшьләрнең старт капиталы булмый торып, арендалы тораксыз гына аларны торак белән тәэмин итеп булмый, без моны аңлыйбыз. Шуңа күрә, ЧТПЗ акционеры Андрей Комаров идеясенә нигезләнгән проектка карата минем мөнәсәбәтем, әлбәттә, уңай”, - диде Р. Миңнеханов.
“ЧТПЗны Татарстан Республикасы белән күптәнге ныклы мөнәсәбәтләр бәйли, бу, иң беренче чиратта, безнең прокатка труба бирү заводларыннан трубалар һәм нефть алу җиһазлары белән тәэмин итү. Ләкин безнең хезмәттәшлек “Татнефть” компаниясе һәм башка предприятиеләр белән үзара мөнәсәбәткә генә кайтып калмый. Татарстанның нефть башкаласы Әлмәт, ЧТПЗ төркеме корпоратив торак төзи башлаган беренче шәһәр булып тора. Татарстан нефтенең 70 еллыгы һәм Әлмәтнең 60 еллыгына без тагын бер бүләк әзерләдек – “Татарстан киләчәгенең Колледже”ның беренче аудиторияләре ачылды. Ул “Алнас” заводы мәйданнарында урнашачак”, - дип сөйләде ЧТПЗ төркеме акционеры Андрей Комаров.