Cоциаль-мәдәни объектлар төзү буенча республика программалары 88%ка үтәлгән

2021 елның 15 ноябре, дүшәмбе

Татарстанда социаль-мәдәни объектлар төзү, торак төзелеше һәм илкүләм проектлар буенча республика программалары ахыргы стадиягә кереп бара. Быелгы 17 республика программасын үтәүнең гомуми күләме 88% тәшкил итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Министр хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә 78 объект кергән өч программа тәмамланган. Бу: яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү, авыл җирлекләре башкарма комитетлары (Советлары) биналарын (урыннарын) төзү һәм халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү буенча блок-модульле пунктлар төзү программалары.

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен төзү буенча эшләр 97%ка башкарылган. «Торак» һәм «Хатын-кызларны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү» федераль проектлары буенча төзелә торган 16 балалар бакчасының 10сы төгәлләнгән. Калган алтысының төзелеше тәмамланып килә.

«Иделне савыктыру» федераль проектына керүче Казанның чистарту корылмаларын реконструкцияләүнең беренче этабы кысаларында, подрядчы эшләре 62%ка башкарылган.

«Чиста су» федераль проекты буенча Зеленодольск районының Васильево бистәсендә су әзерләү станциясе төзелеше тәмамланган.

Түбән Кама районының Прости авылында санкцияләнмәгән чүплекне рекультивацияләү буенча эшләрнең 98%ка үтәлгән. Әлеге объект «Чиста ил» федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла.

«Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты быел 49 объектны үз эченә ала, шуларның 34е тәмамланган. Калган 15 объектта эшләр, нигездә, тәмамланып килә. Тулаем алганда, ТМЭнең пландагы күләме 97%ка башкарылган.

Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр конкурсы кысаларында 4 җәмәгать киңлеген төзекләндерү эшләре бара, 4 объект төгәлләнгән. Эшләрнең гомуми үтәлеше 96% тәшкил итә.

Беренчел медицина звеносын камилләштерү буенча республика программасы кысаларында 42 фельдшер-акушерлык пунктыннан 39ы файдалануга тапшырылган, тагын 3се төзелеп бетәргә тиеш. Эшләр 99%ка төгәлләнгән. 4 табиб амбулаториясенең 2се Нурлат һәм Спас районнарында финал стадиясендә. Төзелеш-монтаж эшләре 98,3%ка башкарылган. Ике объект файдалануга тапшырылган.

Спорт объектларын төзү программасына кергән дүрт манеж төзелеше буенча да шундый ук хәл. Ике объект соңгы этапта. Төзелеш-монтаж эшләре 99% тәшкил итә.

Алты объект балаларны савыктыру лагерьларын төзү программасына керә. Шуларның 3сендә төзелеш эшләре дәвам итә. Өч объект тәмамланган. Программа буенча эшләр 73,11%ка башкарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International