Татарстанда 2 млн. 362 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган

2021 елның 15 ноябре, дүшәмбе

Шәхси торак йортлар төзелеше активрак бара – биредә план өчтән бер өлешкә арттырып үтәлгән. 10 мең 871 йорт төзелгән - 1 млн 467 мең кв. м. План буенча 8 мең 330 йорт.

Коммерциячел төзелеш линиясе буенча агымдагы нәтиҗәләр планның 61%ын тәшкил итә. Абсолют саннарда бу – 778 мең кв. м. яки 100 күп фатирлы йорт. 64 күп фатирлы йорт төзелеп килә.

Социаль ипотека программасы кысаларында программаның еллык планы 280 мең кв. м. яки 161 йорт тәшкил итә. Бүгенгә программа кысаларында 117 мең кв.м. торак төзелгән, бу планлаштырылган күрсәткечләрнең 42%ын тәшкил итә.

Аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү программалары буенча 740 гаиләдән 636 катнашучы «ятим балалар» категориясенә керә. Дәүләт торак фонды белән контрактлар төзү этабы 632 торак бина буенча тәмамланган, 4 торак бинага карата контракт төзү ноябрь ахырына кадәр планлаштырыла. 164 бинага ятим балалар арасыннан булган затларны күчерү белән республика милке хокукы рәсмиләштерелгән. 260 торак бинага Дәүләт торак фондының милек хокукы теркәлгән. 19 бина кадастр исәбенә куела һәм ДТФ милке хокукын теркәү процедурасын уза. 193 бина төзелеп килә.

«Биш һәм аннан да күбрәк балалы күп балалы гаиләләр» категориясендә 47 катнашучының 42се үз сертификатларын гамәлгә ашырды. Биш гаилә яраклы торак эзли.

Быел «мәҗбүри күченүчеләр, чернобыльчеләр һәм Ерак Төньяктан күченүчеләр» категориясе вәкилләре торак сертификатларын алырга тиеш. Биш сертификат бирелгән, шул ук вакытта аларның өчесе инде гамәлгә ашырылган. Тагын өч сертификат буенча муниципаль берәмлекләр алучыларның исәп-хисап эшләрендә ачыкланган кисәтүләрне бетерәләр.

Министр шулай ук хезмәтне саклау вәзгыяте һәм контроль-күзәтчелек чаралары үткәрү турында да сөйләде. Төзелә торган объектларны тикшерү даими нигездә башкарыла. Дәүләт төзелеш күзәтчелеге ел башыннан 1 мең 547 тикшерү үткәргән. Аларның нәтиҗәләре буенча 5 млн 618 мең сумлык 100 карар чыгарылган.

Үзлегеннән җайга салынучы оешмалар көче белән 1 мең 767 тикшерү үткәрелгән. Республиканың Баш инвестиция-төзелеш идарәсе дәүләт программалары кысаларында төзелүче объектларга контроль-күзәтү чаралары максатларында 581 тапкыр чыккан. Гыйнвар-ноябрь айларында төзелеш мәйданчыкларында 993 тәртип бозу очрагы ачыкланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International