Министр Ирек Фәйзуллин СРОның еллык йомгаклау җыелышында катнашты

2013 елның 29 мае, чәршәмбе

ТР Премьер-министры Илдар Халиков, СРОның еллык йомгаклау йомгаклау җыелышында чыгыш ясаганда, “Татарстан Республикасы төзүчеләр бердәмлеге” үзеннән-үзе көйләнә торган оешма, куркынычсызлык белән тәэмин итү, озын гомерле булу, төзелеш объектларының ышанычлы, эшләнгән эшләрнең сыйфатлы булуы, хезмәтнең куркынычсыз шартларын тудыруда зур өлеш кертә, дип билгеләп үтте. Җыелыш Казанда үтте, әлеге чарада, шулай ук, республиканың Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин һәм башкалар катнашты.

“Татарстан Республикасы төзүчеләр бердәмлеге” үзеннән-үзе көйләнә торган оешманың эш нәтиҗәләре турындагы доклад белән аның рәисе Рим Халитов чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, 2012 елда Татарстанда 264 млрд. сумлык төзү-монтаж эшләре эшләнгән, әлеге сан аннан алдагы ел белән чагыштырганда 20%ка күбрәк. 2,4 млн. квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, 949 торак йортта, 134 мәктәптә, 33 сәламәтлек саклау объектында капиталь ремонт үткәрелгән. Әлеге уңышларның күп өлешен ТР төзүчеләр Бердәмлеге әгъзалары үз хисабына кертә ала.

Хәзерге вакытта, Рим Халитов сүзләренә караганда, СРОда 1459 оешма-әгъза бар, оешманың Компенсацион фонды 900 млн сумнан артып китә.

Рим Халитов бердәмлек әгъзаларының игътибарын куркынычсызлык техникасын һәм хезмәтне саклау таләпләрен үтәргә кирәклегенә юнәлтте һәм бердәмлектә 2013 елны хезмәтне саклау Елы дип игълан итәргә тәкъдим итте. Ул, шулай ук, төзүчеләргә  Универсиада алдыннан төзелеш мәйданнарының тышкы кыяфәтен яхшырту үтенече белән чыкты.

Җыелышта катнашучылар оешманың еллык хисабын һәм ревизион комиссия  хисабын расладылар һәм тагын берничә сорау буенча сайлаулар үткәрделәр.

Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков үз чыгышында, ТР Төзүчеләр Бердәмлеген, иң беренче чиратта, тәртип урнашырырга, төрле законсыз эшләрнең һәм тәртип бозу очракларының санын киметүгә  ярдәм итүдә, республика базарында бары тик  намуслы һәм эш сөючән төзүчеләр калдыруда зур роль уйнаган өчен рәхмәт сүзләре җиткерде.

Ул искәртеп киткәнчә, ТР төзүчеләр Бердәмлеге Россия Федерациясендәге үзеннә-үзе көйләнә торган иң эре региональ оешмалар рәтенә керә, илнең аеруча динамик үскән регионнарында тора. Татарстанда масштаблы проектлар тормышка ашырыла, зур вакыйгалар  була – Универсиада, спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты, футбол буенча дөнья чемпионаты. “Казанда 28 яңа спорт объекты төзелгән, Универсиада Авылы, 45 мең урынлы футбол стадионын төзү эшләре тәмамланып килә”, - дип хәбәр итте Илдар Халиков.

Аның сүзләренә караганда, республика торак төзү буенча да лидерлар рәтендә, ПФОда беренче урынны беренче тапкыр гына алмый һәм РФ субъектлары арасында унлыкка керә. “ 2013 елга 2,4 млн  квадрат метр  планлаштырылган, һәм бүгенге көндә аларның миллионга якыны файдалануга тапшырылган, - диде ТР Хөкүмәте башлыгы. – Бу елны төзелеш зур темплар белән барган өчен рәхмәт сезгә, коллегалар”.   

Җыелыш ахырында Илдар Халиков, СРОның иң тырыш әгъзаларына  дәүләт бүләкләре тапшырды һәм “Иң яхшы төзелеш мәйданы” бәйгесен йомгаклауда катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International