Казанда #ЯшьләргәТоракТР туры эфиры узачак

2021 елның 29 ноябре, дүшәмбе

2021 елның 30 ноябрендә 17.30 сәгатьтә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы YouTube каналында трансляция белән #ЯшьләргәТоракТР туры эфир үткәрә. Турыдан-туры эфир барышында «ЙОРТ.РФ» АҖ федераль торак проектлары («Ташламалы ипотека» яңа төзелешләргә 7% кадәр, «Гаилә ипотекасы» сатып алу һәм рефинанслауга 6% кадәр, «Авыл ипотекасы» 3% кадәр), шулай ук ТР Дәүләт торак фондының ташламалы социаль ипотека шартларында «Яшь гаилә» республика яшьләр торак программасы (еллык 7% һәм торак бәясенең 10% беренчел кертем белән) ачык һәм җентекле формада тәкъдим ителәчәк. Турыдан-туры эфир барышында барлык катнашучылар һәм тамашачылар торак шартларын яхшыртуда яшьләргә ярдәм итү буенча федераль һәм республика чаралары буенча үз сорауларын бирә алачаклар. ТР Яшьләр эшләре министрлыгы YouTube каналы сылтамасы: https://www.youtube.com/c/МинистерствоподеламмолодежиРТ/featured.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International