ТР Төзелеш Министрлыгы юристлары торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча хокукый ярдәм күрсәттеләр

2021 елның 30 ноябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, К.Маркс ур., 61 нче йорт) торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча гражданнарны хокукый агарту максатыннан халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтелде. Чарада Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгының юридик бүлеге вәкилләре Эльвира Латыйпова һәм Альбина Нуртдинова катнашты. Гражданнарны кабул итү барышында белгечләр тарафыннан 75тән артык мөрәҗәгать каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International