Татарстан Республикасында 30 май көне мәгълүматлары буенча 983,3 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган

2013 елның 31 мае, җомга

30 май көненә Татарстан Республикасында 983,3 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган (еллык бурычның 41%), әлеге сан узган ел  күрсәткеченең 108,3% тәшкил итә. Апас, Питрәч һәм Тукай муниципаль районннары еллык планны үтәделәр. Әлеге мәгълүматларны ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин, бүген  ТР Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

Киңәшмә, традицион рәвештә, республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында үтте. Әлеге чараны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, республикада хезмәтне саклау өлкәсендә эшләр дәвам ителә. ТР Төзелеш Министрлыгы, ТР Төп инвестицион-төзелеш идарәсе (ТР ТИТИ) белән берлектә, төзелеш тармагында хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы сораулары буенча эшче төркемнең киңәйтелгән утырышын үткәрде. Әлеге утырышта дәүләт программалары буенча төзелгән объектларда эшләүче төзелеш оешмаларының җитәкчеләре катнашты. Контрольне тормышка ашыру бүлегендә, ел башыннан, ТР Дәүләт төзелешен күзәтү Инспекциясе тарафыннан, хезмәтне саклау кагыйдәләре һәм нормаларын бозган өчен, төзелештә катнашучыларга карата гомуми суммасы 9 млн. 677 мең булган 238 карар чыгарылган, шул исәптән: инвестицион һәм индивидуаль  торак төзелеше объектлары буенча  - 3 млн. 720 мең сумлык 94 карар; соципотека программасы объектлары буенча – 1 млн. 49 мең сумлык 29 карар; Универсиада объектлары буенча  - 760 мең сумлык 12 карар.

Бүгенге көндә республикада гомуми суммасы 4 млн. 799 мең сумлык 94 карар буенча штраф түләтелгән.

Социаль ипотека программасын тормышка ашыру кысаларында, 30 май көненә 2 мең 640 фатирлы, гомуми мәйданы 147,6 мең кв. метр булган 133 йортның 47се файдалануга тапшырылган, әлеге сан планның 38,5 % тәшкил итә. Программаның 86 объекты арасыннан йортларның әзерлек дәрәҗәсе түбәндәгечә: әзерлекнең югары дәрәҗәсендә 48 объект; әзерлекнең уртача дәрәҗәсендә 21 объект; әзерлекнең түбән дәрәҗәсендә 17 объект.

Республикада, ветераннарның торак шартларын яхшырту программасы кысаларында, Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен йортлар төзү эше дәвам ителә. Шулай итеп, 465 ветеран өчен 105 йорт төзелеп килә. Ирек фәйзуллин сүзләренә караганда, объектлар буенча әзерлек дәрәҗәсе түбәндәгечә: әзерлекнең югары дәрәҗәсендә 35 объект; әзерлекнең уртача дәрәҗәсендә 23 объект; әзерлекнең түбән дәрәҗәсендә 47 объект.

Шул ук вакытта, 16 муниципаль оешмадагы 53 ветеран әле килешү төземәгән.

Рөстәм Миңнеханов сорауларына җавап биргәндә, ТР хезмәт, шөгыльлек һәм социаль яклау министры Айрат Шафигуллин хәбәр иткәнчә, ветераннарның торак шартларын яхшырту программасында республика буенча 18009 кеше катнаша. Бүгенге көндә 372 ветеран субсидия белән тәэмин ителмәгән. Айрат Шафигуллин билгеләп үткәнчә, ветераннарга субсидия бирүнең дәлиллеген тикшерү барышында билгеле булганча, муниципаль оешма башлыклары, ветераннарның торагы яшәү өчен начар дип табылган комиссия карарларын бары тик 53 ветеран буенча гына бирмәгән, ә калган очракларда субсидия алу өчен кирәк булган барлык таләпләр дә үтәлгән.

Аннан соң, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры  Ирек Фәйзуллин,  2014 ел өчен ТР торак төзелеше программасы турында сөйләде. Шулай итеп 2014 ел программасы 2 млн. 399 мең кв. метр күләмендә формалашкан, шул исәптән: социаль ипотека программасы – 313,6 мең кв. метр; күп фатирлы инвестицион торак – 1 104,7 мең кв. метр; азкатлы торак төзелеше – 983,6 мең кв. метр. 2014 елгы торак программасын тормышка ашыру нәтиҗәсендә түбәндәге күрсәткечләргә ирешү планлаштырыла: 1 кешегә тапшырылган торак – 0,635 кв. метр; 1 кешенең торак белән тәэмин ителүе – 24,8 кв. метр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International