Татарстанда 2 млн. 637 мең кв. метр торак тапшырылган

2021 елның 13 декабре, дүшәмбе

Марат Айзатуллин хәбәр иткәнчә, торак төзелеше 2020 ел күрсәткечләреннән 4%ка алда бара. 2 млн. 637 мең кв. метр торак тапшырылган. 2021 ел планы 99% ка диярлек үтәлгән.

Шәхси торак төзелеше буенча план күрсәткеченнән 51%ка артык: 12 мең 581 йорт төзелгән, план нигезендә 8330 йорт төзү каралган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Коммерциячел төзелештә планның 63%ы үтәлгән – 791 мең кв. м мәйданлы 102 күп фатирлы торак йорт әзер. Социаль ипотека программасы буенча еллык төзелеш планы 280 мең кв. м. яки 161 йорт тәшкил итә. Агымдагы датага 147 мең кв. м торак төзелгән, бу планлаштырылган күрсәткечләрнең 52%ын тәшкил итә.

Министр гражданнарның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итү буенча чараларны гамәлгә ашыру турында мәгълүмат бирде. Барлыгы 4 программага 739 гаилә кертелгән. Шуларның иң күп санлысы – ятим балалар (636 алучы). Барлык 636 торак бина Дәүләт торак фонды (ТР ДТФ) белән контрактлар төзү этабын узган. Шул ук вакытта аларның 422сенә республика милке хокукы рәсмиләштерелгән; аларны урнаштыру бара икән. 6 торак бинага ТР ДТФ милке хокукы теркәлгән; кабул итү-тапшыру актлары ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына җибәрелгән. Тагын 23 бина ТР ДТФ милке хокукын теркәү этабында. ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында дәүләт хезмәткәрләрен аттестацияләү буенча комиссия утырышы булган. Моннан тыш, төзелеп килүче 1-7 нче номерлы «Салават күпере» йортында 97 бина тапшырылырга тиеш.

"Биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче күп балалы гаиләләр" категориясе быел 47 кеше тәкъдим ителгән. Программа тулысынча үтәлгән: барлык сертификатлар да тормышка ашырылган, гаиләләр торак белән әэмин ителгән.

"Мәҗбүри күченүчеләр, чернобыльчеләр һәм Ерак Төньяктан күченүчеләр" категориясе вәкилләренә бирелгән 7 сертификатның 4се тормышка ашырылган.

Республикада 2022 ел программаларын формалаштыру дәвам итә. ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, тармак министрлыклары һәм ведомстволары белән берлектә, объектлар исемлеген раслау, алга таба торгларны үткәрү һәм эшләрне вакытында башлау өчен, ТР Министрлар Кабинеты боерыклары проектларын әзерләү эше дәвам итә.

Хезмәтне саклау һәм төзелә торган объектларны тикшерү нәтиҗәләренә килгәндә, Дәүләт төзелеш күзәтчелеге ел башыннан 1710 тикшерү үткәргән. Алар нәтиҗәләре буенча чыгарылган 100 карар суммасы 5 млн. 618 мең сум тәшкил итә.

Үзлегеннән җайга салынучы оешмалар үз ресурслары хисабына 1963 тикшерү үткәргән.

Баш инвестицион-төзелеш идарәсе, дәүләт объектларына заказ бирүче буларак, үз мәйданнарында 597 контроль-күзәтчелек чарасы оештырган.

Ачыкланган барлык җитешсезлекләр диярлек оператив рәвештә бетерелә: гыйнвар-декабрь айларында төзелеш мәйданнарында ачыкланган бозуларның 1045 се бетерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International