2022 елда төзекләндерү өчен Татарстан ишегаллары исемлеге халыкның тавыш бирү нәтиҗәләре буенча формалаштырылган

2021 елның 14 декабре, сишәмбе

2022 елда «Безнең ишегалды» Президент программасы буенча Татарстанда меңнән дә ким булмаган ишегалларын төзекләндерү планлаштырыла. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. «Программа кысаларында күп фатирлы йортларның ишегалларын тәртипкә китерү планлаштырыла. 2021 елда без 8 млрд. сумга 1078 ишегалды төзекләндердек. 2022 елда бу сан ким булмаячак, бюджет узган ел дәрәҗәсендә кала», — диде ул. «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры урынбасары, «Безнең ишегалды» Президент программасы координаторы Венера Камалова 2022 елга ишегалды исемлеген формалаштырганда «яңа механика» кертелүен әйтте. 2020-2021 елларда ишегаллары исемлеге халыкның тәкъдимнәре һәм шикаятьләренә таянган Муниципаль берәмлекләр тәкъдимнәре буенча формалаштырылган булса, яңа елда исемлек халыкның тавыш бирү нәтиҗәләре буенча төзелгән. «2022 елга ишегалды исемлеген формалаштырганда яңа механика кертелде. Турыдан-туры тавыш бирү 200 ишегалды исемлеген формалаштырырга мөмкинлек бирде. Бу әлегә бөтен күләм түгел, төгәл санны без әйтәчәкбез. Ишегалларының адреслы исемлеге dvor.tatar сайтында урнаштырылган», - диде ул. Камалова билгеләп үткәнчә, район администрацияләре 2022 елга калган ишегаллары исемлеген 2020-2021 еллар тәҗрибәсе буенча формалаштырганнар. Хәзер бу исемлек раслауда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International