Бүген Төзелеш Министрлыгында «General Electric» җитәкчелеге белән очрашу булды

2013 елның 31 мае, җомга

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында,  «General Electric» компаниясе вәкилләре белән очрашу булды. Әлеге очрашу 2013 елның 20 февралендә  General Electricнең Россия һәм СНГдагы  башкарма директоры Ронн Полетт белән очрашу нәтиҗәләре буенча, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсен үтәү кысаларында үтте. «General Electric» компаниясе белән коммуналь энергетика үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек итү мөмкинлекләрен өйрәнү өчен. Очрашу барышында “GE Jenbacher газопоршлы системаларның техник һәм экономик эффективлыгы. Коммуналь энергетикада куллану” темасы буенча презентация үткәрелде.

Чарада ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары А.М. Фролов, “GE”  бизнес үстер буенча директор Д.А. Перегудов, «GE Power Water Gas Engines»ның СНГда сату буенча бүлек башлыгы И.В. Сапрыкин, “Интма” ЯАҖ җитәкчелеге, “Водоканалсервис” ААҖ генераль директоры А.Л. Гараев, “Татарстан Республикасы коммуналь предприятиеләр Союзы” РОО директорлар Советы рәисе урынбасары Н.С. Кащеева, Татарстан Республикасы торак-коммуналь тармак оешмаларыннан вәкилләр һәм Төзелеш Министрлыгы хезмәткәрләре катнашты.

Презентиация кысаларында катнашучылар “General Electric” компаниясенең доклады белән таныштылар.

 

- Дөнья, Россия һәм Татарстан Республикасында “General Electric” күзәтү презентациясе.

- General Electricнең газлы көчле җайланмалары. Җиһазларны күзәтү.

- «General Electric энергоүзәкләрен сәнәгать, авыл хуҗалыгы һәм ТКХ өлкәсендә куллану тәҗрибәсе.

- Проектларны техник тормышка ашыруның үзенчәлекләре. Утраулы режим һәм “челтәр белән параллель” эш.

- Проектларның техник-экономик күрсәткечләре. Проектларның чыгымнарына тәэсир итүче факторлар.

- Проектның хәвеф-хәтәре белән идарә итү. Эшне оештыру һәм проект белән идарә итү.

Шулай ук, Татарстан Республикасында коммуналь энергетиканы үстерү юнәлешләре турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International