“Алабуга” үзенчәлекле икътисади зона территориясендә “Шишеджам” (Төркия Республикасы) компаниясенең проектларын киләчәктә үстерү сораулары турында бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның компания җитәкчелеге вәкилләре белән очрашуында сөйләштеләр.
Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында булды, әлеге чарада, шулай ук, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гиматдинов, “Алабуга” ППТ ҮИЗ” ААҖ генераль директоры Тимур Шагивалеев, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгы вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Кунакларны сәламләгәндә Рөстәм Миңнеханов искәртеп үткәнчә, Татарстан Республикасы делегациясе 2013 елның 1 июнендә эшлекле сәфәр белән Төркия Республикасында, Эскишехир шәһәрендә булды, анда мәдәни характердагы чаралар, эшлекле түгәрәкләрнең очрашулары булды, Татарстан Республикасының сәнәгать һәм инвестицион потенциалы тәкъдим ителде.
Рөстәм Миңнеханов, агымдагы елның көзендә, “Алабуга” ҮИЗ территориясендә, Төркия компаниясе – ҮИЗ резидентларының проектлары эшли башлар дип ышануын белдерде. Моннан тыш, ул, Төркия компаниясе берләшмәләренең ачылыш тантанасында Төркия Премьер-министры Эрдоган әфәнденең катнашу мөмкинлеге турында фикер алышырга чакырды.
Бүгенге очрашу барышында, Татарстан Президенты “Шишеджам” компаниясе вәкилләре белән, киләчәктә проектларны үстерергә ярдәм итә торган берничә сорау турында фикер алыштылар. Аерым алганда, әлеге сораулар яңа берләшмәне су белән тәэмин итү, Алабугада, “Шишеджам” компаниясе хезмәткәрләренә арендага фатир бирү, Төркия белгечләре өчен виза буенча ярдәм күрсәтүгә багышланган иде