Казахстаннан килгән делегация Универсиада объектларын карады

2013 елның 3 июне, дүшәмбе

Бүген, Алмата шәһәре архитектура һәм шәһәр төзелеше Идарәсе вәкилләре делегациясе визиты кысаларында, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгы тарафыннан Универсиада объектларын карау оештырылды. Әлеге объектлар арасында теннис Академиясе, Универсиада Авылы, “Казан-Арена” Футбол стадионы, спортның су төрләре Сарае бар иде.

Аннан соң, Министрлыкта Казах делегациясе очрашуы булды, әлеге чарада Универсиада объектлары, шулай ук күпфатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау, “Алабуга” ҮИЗ, авыл клублары, фельдшер-акушерлык пунктларының төзелеше, Борынгы Болгар шәһәре һәм Свияжск утрау-шәһәрчегенең яңарышы кебек  дәүләт һәм республика программаларын тормышка ашыру һәм башкалар тәкъдим ителде. Очрашу барышында шәһәр төзүнең законнар базасы, социаль объектлар төзүне финанслау, шәһәр һәм авыл җирлекләренең генераль планнары, шәһәр территорияләрендә яңа төзелештәге кварталлар урнаштыру сораулары тикшерелде.

Очрашу ахырында, һәр ике як вәкилләре бер-берсенә истәлекле сувенирлар һәм бүләкләр бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International