Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов FIFA (Federation Internationale de Football Association – Халыкара футбол федерациясе, ФИФА) башкарма комитеты әгъзасы Хани Абу Рида белән очрашты. Алар Казанда 2013 елда булачак XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага әзерлек кысаларында төзелеп килүче “Казан-Арена” стадионын карадылар.
Рәсми очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды, әлеге чарада ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гиматдинов, “Казандагы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Башкарма дирекциясе” АНО генераль директоры Владимир Леонов катнашты.
Очрашуда сүз, 2013 елгы җәйге Универсиадага әзерлек кысаларында төзелгән спорт об
ъектлары, аерым алганда, төзелеп килүче, 45 мең урынга исәпләнелгән яңа “Казан-Арена” футбол стадионы турында барды.
FIFA башкарма комитеты әгъзасы Хани Абу Рида, Рөстәм Миңнеханов белән бергә “Казан-Арена” футбол стадионы мәйданында булды, төзелеш барышы, әлеге спорт объекты төзелешендә кулланыла торган технологияләр һәм төзелеш материаллары белән танышты.