ТР Президенты һәм Россиянең икътисади үсеш министры урынбасары “Алабуга” ҮИЗны карадылар

2013 елның 6 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов “Алабуга” ППТ ҮИЗга килде. Әлеге сәфәрдә, шулай ук, Россия Федерациясенең Икътисади үсеш министры урынбасары О.Г. Савельев, “Алабуга” ППТ ҮИЗ” ААҖ генераль директоры Т.Н. Шагивалеев, республика министрлыклары һәм ведомстволары, үзенчәлекле икътисади зона предприятие-резидентларның  җитәкчеләре катнашты. Кунаклар, сәфәр барышында, әзерлекнең югары дәрәҗәсендә төзелеп килүче объектларны карадылар: углеродлы сүс җитештерүче “Алабуга-Волокно”  ҖЧҖ. Оештыручы булып, “Композит” Холдинг компаниясе ЯАҖ – углеродлы сүскә нигезләнгән полимер композицион  материаллар җитештерү белән шөгыльләнүче Россия холдингы тора. Проектны тормышка ашыру барышында 250 яңа эш урыны барлыкка китерү планлаштырыла. “Алабуга” ҮИЗ территориясендә углеродлы сүс җитештерә торган заводның көче  елына 1500 тонна тәшкил итәчәк. Җитештерүне башлап җибәрү 2013 елның III кварталына планлаштырыла. Төзелеш ( табаклы) пыяла, көзге  һәм тузанлы пыяла җитештерә торган “Тракья Гласс Рус” ЯАҖ – “Шишеджам” ( Төркия) һәм “Сэн-Гобэн” (Франция) компанияләренең уртак проекты. “Тракья Глас Рус” ЯАҖ проекты кысаларында 377 эш урыны барлыкка китерү планлаштырыла, шуларның 263е эш вакансиясе, ә 114е административ персонал. Моннан тыш, аутсорсинг схемаларын кулланып та проектка эшкә керү мөмкинлеге булачак.  Җитештерүне башлап җибәрү 2014 елның I кварталына планлаштырыла. Автомобиль пыяласы җитештерүче “Аутоматив Альянс Гласс Рус” ЯАҖ. Проект кысаларында барлыгы 305 эш урыны барлыкка китерү планлаштырыла, шуларның 253е эш вакансиясе, ә 52се административ персонал, шулай ук  аутсорсинг схемаларын кулланып та эшкә керү мөмкинлеге карала. Меламин белән капланган һәм капланмаган  МДФ плитәләре, ДСП һәм ОСБ плитәләре җитештерүче завод. МДФ плитәләр җитештерүче заводны  2013 елның III кварталында эшләтеп җибәрү планлаштырыла. “Алабуга” ППТ ҮИЗ территориясендә МДФ плитәләр җитештерүче завод төзү  235 өстәмә эш урыны барлыкка китерергә ярдәм итәчәк ( шулардан төп җитештерү персоналының саны 200 кеше тәшкил итәчәк). Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов, шулай ук,“Камгэсэнергострой” ААҖ тарафыннан төзелгән, автокомпонентлар җитештерүче “Синергия”  индустриаль-технологик паркның төзелеш мәйданында да булды. “Синергия” автокомпонентлар паркы вак һәм урта җитештерү линияләренә  ориентлашкан. Сәнәгать җыюны оештыруда ярдәм итү өчен, автокомпонентлар  Паркы территориясендә таможня һәм салым преференциясе, шулай ук дәүләт чаралары хисабына барлыкка килә торган, кирәкле булган инфраструктура белән тәэмин итү гарантияләнә. Хәзерге вакытта, полимер материаллардан әйберләр җитештерү өчен, мәйданы 24 541 кв. метр булган корпус төзелә,  әлеге корпусны ачу 2013 елга планлаштырылган. Әлеге бина мәйданы 18 650 кв. метр булган җитештерү өлешеннән һәм мәйданы 5 891 кв. метр булган административ-көкнүреш өлешеннән торачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International