Татарстан җитәкчелеге Мәскәү Һәм Казан арасында югары тизлекле тимер юл магистрале төзү белән кызыксына

2013 елның 7 июне, җомга

Татарстан җитәкчелеге Мәскәү Һәм Казан арасында югары  тизлекле тимер юл магистрале төзү белән кызыксына һәм проектны тормышка ашыру өчен “РЖД” ААҖнә ярдәм итәргә әзер. Әлеге фикерне бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, “РТЮ” ААҖ  беренче вице-президенты Александр Мишарин белән очрашу барышында әйтте. Әлеге очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды, чарада, шулай ук, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин катнашты. Очрашуны ачканда,  Рөстәм Миңнеханов, югары  тизлекле тимер юл элемтәсе проектының мөһимлеген билгеләп үтте. ТР Президенты сүзләренә караганда, зур тизлекле тимер юл төзү илнең икътисад үсешенә ярдәм итәчәк, халыкның мобильлеген үстерәчәк, автомобиль трассаларын бушатачак. Рөстәм Миңнеханов зур тизлекле магистраль төзү турындагы  принципиаль карарны кабул иткән өчен “РТЮ” ААҖнә рәхмәт сүзләре җиткерде. “Без сезгә куелган бурычны үтәүдә ярдәм итәргә телибез”,  - дип ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Александр Мишаринга мөрәҗәгать  итте. РТЮның беренче вице-президенты үз чиратында, программа тарафыннан, билгеләнгән 4200 км югары тизлекле линия төзү һәм хәрәкәт тизлеген сәгатенә 160 км га кадәр җиткерү өчен, булган 6900 км тимер юлны реконструкцияләү каралган. Әлеге программа йөк һәм пассажир линияләрен аеруны күздә тота.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International