Россия Федерациясе региональ үсеш Министрлыгы торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштырырга ярдәм итүче Фонд идарәсе белән берлектә “Торак-комммуналь хуҗалыкны реформалаштырырга ярдәм итүче Фонд турында”гы Федераль законга үзгәрешләр кертү турында” федераль закон проектын эшләделәр һәм РФ Хөкүмәтенә тапшырдылар.
Әлеге үзгәрешләр Россия Федерациясе Президентының 2013 елның 16 апрелендә Элист шәһәрендә авария хәлендәге торактан гражданнарны күчерү сорауларына багышланган киңәшмәдә биргән йөкләмәсе, шулай ук 2013 елның 31 маенда Кремлдҗдә В.В. Путин үткәргән, Россия Федерациясе Дәүләт советының “Торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү сыйфатын үстерү чаралары турында”гы утырыш нәтиҗәләре нигезендә әзерләнгән.
Закон проекты, Россия Федерациясе субъектлары тарафыннан авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү программаларын һәм регионнарга әлеге программаларны тормышка ашырырга кирәк булган чаралар белән тәэмин итүне тормышка ашыруны контрольдә тоту механизмын көчәйтү кирәклеген исәпкә ала.
Документта түбәндәгеләр карала:
- Дәүләт корпорациясе – торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштырырга ярдәм итүче Фондның эшчәнлек вакытын 2018 елның 1 гыйнварына кадәр озайтырга;
- Регионнар тарафыннан, авария хәлендәге торак Фондыннан гражданнарны күчерү буенча (2012 елның 1 гыйнвары торышына авария хәлендә дип табылган) йөкләмәләрне үтәүне исәпкә алып, регионнарга Фонд чаралары хисабын финанс ярдәме тәкъдим итү шартларын 2017 елның 1 сентябренә кадәр үзгәртү.
- Россия Федерациясенең Фондка булган милек түләвен 2016 һәм 2017 елларда 10шар млрд. күләмендә итү;
- Россия Федерациясе субъектларының, авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү региональ адреслы программаларның этапларын ел саен өлешле финанслау РФ субъектларының консолидлашкан бюджет чаралары һәм (яки) бюджеттан тыш чыганаклар хисабына башкару йөкләмәләрен билгеләү;
- Авария хәлендәге торактан гражданнарны күчерүгә, күчерергә кирәк булган авария хәлендәге торак фондының гомуми мәйданын исәпкә алып, Фонд хисабыннан бирелә торган финанс ярдәмен тәкъдим иткәндә ел саен лимит арттыру тәртибен үзгәртергә.