Мәктәпләрне капиталь ремонтлауның 2013 елгы программасы кысаларында барлык 45 муниципаль оешмада да эшләр башланды. ТР Президенты, мәктәпләрне капиталь ремонтлау белән шөгыльләнгәннәрнең иң яхшыларын бүләкләү системасын уйларга кушты.
Татарстанның Төзелеш Министрлыгы мәгълүматларына караганда, 167 мәктәпнең 163ендә түбәндәге ремонт эшләре бара: түбә ремонтлау – 120 мәктәптә, 29 мәктәптә тәмамланган; тәрәзә кую – 134 мәктәптә, 41 мәктәптә тәмамланган; чыгу төркемнәрен ремонтлау – 43 мәктәптә, 3 мәктәптә тәмамланган; эчке ишекләр – 68 мәктәптә, 7 мәктәптә тәмамланган; санузельләр – 94 мәктәптә, 11 мәктәптә тамамланган; эчке челтәрләр – 105 мәктәптә, 2 мәктәптә тәмамланган; фасадлар – 22 мәктәптә, 2 мәктәптә тәмамланган; отмоскалар – 18 мәктәптә, 6 әктәптә тәмамланган; бизәү (коррекцион мәктәпләрдә каралган) – 5 мәктәптә. 4 мәктәптә эшләр башланмаган.
Бүген ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фаттаховка, белем бирү объектларын капиталь ремонтлау белән шөгыльләнгәннәрнең иң яхшыларын бүләкләү системасын уйларга кушты.
Моннан тыш, республика башлыгы киңәшмәдә катнашучыларны, капиталь ремонт барган туган мәктәпләренә ярдәм итәргә чакырды. Шул ук вакытта барысы да легитим булырга тиеш, дип ассызыклады ул.