Хисап бирү эшне тоткарларга тиеш түгел – Рөстәм Миңнеханов

2013 елның 10 июне, дүшәмбе

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республиканың Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә төзүчеләрне, җәйге чорны төзү эшләре өчен максималь рәвештә эффектив кулланырга һәм хисап документациясен вакытында әзерләргә чакырды.

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә һәм Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашында, торакны файдалануга тапшыру буенча узган традицион атналык киңәшмә.

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министры Ирек Фәйзуллин искәрткәнчә, күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлауның 2013 елгы программасында республиканың 41 муниципаль оешмасы ( гомуми мәйданы 5,6 млн. кв. метр булган 823 күпфатирлы йорт) катнаша. 233,6 мең гражданның торак шартларын яхшырту планлаштырыла. ДТИ мәгълүматларына караганда, ТР барлык районнарындагы 823 йортның 821ендә эшләр башланган.  Бөгелмәдә лифт кайтару белән проблема бар, якын арада бу мәсьәлә чишелергә тиеш, дип сүз бирде ТР Төзелеш Министрлыгы башлыгы.

Министр ДТИнең түбәндәге мәгълүматларын китерде: 14 муниципаль районның 36 йорты буенча эшләр  графиктан артта кала, әлеге артта калу  20%тан артып китә. 6 июнь көненә гомуми суммасы 2 млрд. 577 млн. сумлык эш эшләнгән, әлеге сан еллык лимитның 55 процентын тәшкил итә.

ТР Президенты, йомгак ясаганда билгеләп үткәнчә, ягулык сезоны башланганчы эшләр тәмамланырга тиеш. Шул ук вакытта эшләнә торган эшләрнең сыйфаты турында да онытырга ярамый. Ул тагын бер кат әлеге сорауларга игътибар итәргә һәм уңай һава торышы шартларын максималь рәвештә эффектив  файдалану өчен эшләрне активлаштырырга кушты.

Р. Миңнеханов сүзләренә караганда, хисап документациясен әзерләү сорауларына да җитди игътибар кирәк. “ Хисап бирү эш өчен тоткарлык булырга тиеш түгел”, - диде ул.

ДИСУ хисабына милекчеләрнең чараларын күчерүне һәм идарә компанияләре тарафыннан мәгълүмат ачуны контрольгә алырга кирәк. Шуны да әйтергә кирәк, 6 июнь көненә билгеле булганча, ДИСУ хисабына799,59 млн. сум күчерелгән, әлеге сан 5 айга алдан билгеләнгән сумманың 87,8 процентын тәшкил итә, дип хәбәр итте Ирек Фәйзуллин.

Идарә компанияләренең чыгымнары турындагы мәгълүмат халык өчен дә, “Дүрт чыгым” системасындагы хөкүмәт органнары өчен дә ачык булырга мөмкин, дип искәртте министр һәм әлеге системаның алты муниципаль оешмада пилот режимында эшләп каралган булуын, шуларның өчесендә (Түбән Кама, Менделеевск, Кама Аланы шәһәр кебек бистә) пилоты эшләп карау цикллары тулысынча тәмамланган булуын хәбәр итте. Чыгымнарның үтә күренмәле булуын һәм бер көнлек фирмалар аша акча чараларыннан эффектив булмаган ысул белән куллануны кисәтү өчен капиталь ремонт программасына “Дүрт чыгым” системасы кертелгән. “Казан, Түбән Кама, Яшел Үзән һәм Лаеш муниципаль районнарындагы подрядчылар “Дүрт Чыгым” системасында эшли башладылар”, - дип ассызыклады Ирек Фәйзуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International