Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында “АК БАРС Девелопмент” компаниясе төркеменә керүче “КДСК” ҖЧҖ һәм “Sommer Anlagentechnik GmbH” компаниясе ( Германия, Альтхайм) арасында, элекке “КПД-3” заводы базасында җыелма тимер бетоннан әйберләр чыгару буенча җитештерүне модернизацияләү өчен җиһазлар белән тәэмин итүгә контракт төзү булды.
Очрашуда, Россия ягыннан, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Башкарма комитетның шәһәр төзү сәясәте сораулары буенча җитәкченең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, “АК БАРС Девелопмент” ҖЧҖнең генераль директоры Марат Шагитов, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары АлмазАхметшин, “АК БАРС Девелопмент” ҖЧҖ директорының беренче урынбасары Айдар Сафин, Россия Сбербанкының “Банк Татарстан” бүлеге белән идарә итүче Рушан Сахбиев, шулай ук “КДСК” ҖЧҖ башкарма директоры Александр Сидоров катнашты. Алман делегациясен "SOMMER" Anlagentechnik GmbH компаниясенең идарә партнеры Альфред Штрасмайер җитәкләгән иде.
“Sommer Anlagentechnik GmbH” компаниясе җыелма тимер бетон җитештерә торган заводларны комплектацияләү өчен заманча җиһазлар кайтару буенча әйдәп баручылар булып торалар. Компания эшенең бай тәҗрибәсе компаниягә Бельгиядә, Испаниядә, Кытайда үз вәкиллекләрен ачырга мөмкинлек биргән.
Яңартылган КДСК предприятиесенең җитештерү күләме, модернизациянең беренче баскычыннан соң, елына 150 мең кв. метр торак тәшкил итәчәк. Шул ук вакытта заводны яңадан коралландыруның киләчәк баскычларында, аның көчен арттыру мөмкинлеге булачак.
Модернизацияләү программасы җитештерә торган әйбернең номенклатура төрлелегенә карап, кыска вакыт эчендә үзгәртергә мөмкин булган яңа универсаль технологик җиһазлар урнаштыруны, шулай ук җитештерү көчләрен күпкә арттыруны үз эченә ала. Автоматизация һәм заманча җиһазлар куллану хисабына җитештерүнең традицион технологик схемаларын үзгәртү, әзер продукциянең сыйфаты үсүгә һәм үз бәясенең төшүенә китерә.
Яңа технологик эшләрнең нәтиҗәсе булып, иң мөһим җитештерү эшләрен төзелеш мәйданнарыннан завод цехларына күчерү торачак. Нәтиҗәдә, төп продукт булып, заманча матур рәвешле һәм эчке ягы югары энероэффективлык белән тәэмин ителгән сыйфатлы инженерлык системалар белән эшләнгән заманча йортлар булачак. Моннан тыш, Панельдән йорт төзүнең мөһим уңай якларының берсе булып, кулланучылар өчен төзү вакыты кыскартылган булу һәм торак бәясенең түбән булуып тора.
Беренче баскычта Россия Сбербанкы кредит чараларын җәлеп итеп, заводны яңадан җиһазлау өчен 700 млн. сумнан артык бәягә инвестирлаштыру планлаштырыла. Шул ук вакытта, әлеге проект Россиянең төзелеш индустриясен модернизацияләү федераль программасына кертелгән һәм процентлы ставканы компенсацияләү өчен гариза биргән.