Татарстан Президенты: “Безнең ТКХка булган мөнәсәбәтебезне тулысынча яңадан карарга кирәк”

2013 елның 11 июне, сишәмбе

Татарстанның Хөкүмәт Йортында, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында,  ТР Министрлар Кабинетының “2012-2013 елларның ягулык чорында ТРның ягулык-энергетика һәм торак-коммуналь комплекс оешмаларының эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2013-2014 елларның ягулык чорына әзерлек буенча бурычлар турында” киңәшмәсе булды. Киңәшмәне республиканың Премьер-министры Илдар Халиков үткәрде.

Утырышның башында Илдар Халиков билгеләп үткәнчә, ягулык чорына зур игътибар биргән һәм вакытында әзерләнә торган республика районнарында, оешмаларда ягулык чоры бернинди проблемаларсыз үтә. Ләкин проблемалы вакытлар да бар, дип зарланды Татарстан Хөкүмәте башлыгы.Ул искәртеп киткәнчә, ТРның берничә муниципаль районында, узган елны, электр белән тәэмин итү туктатылган иде. И. Халиков шул ук вакытта билгеләп киткәнчә, әлеге авария кыска вакыт эчендә бетерелде. Ягулык чорына әзерләнү 15 сентябрьдә тәмамлануын искәртеп, Татарстан Премьер-министры әлеге вакытка әзерлек турындагы барлык актлар да әзер булырга тиешлеген ассызыклады. Моның өчен оешма җитәкчеләре үзләре персональ җаваплы булып торалар. Шулай итеп, Илдар Халиков, түбәндәге мәгълүматларны китерде: 2012-2013 елгы ягулык чоры башына ТР муниципаль районнарындагы 173 оешма арасыннан 71 оешмадан гына әзерлек актлары кабул ителде. 24 муниципаль оешмадагы 100дән артык оешмага әлеге әзерлек актлары бирелмәде.ТР Хөкүмәте башлыгы документлар әзерләү соравына бик җитди игътибар итәргә кушты.

Аның фикеренчә, социаль сферадагы объектларны ягулык чорына әзерләү, кулланган энергия өчен булган кредитларны бетерү дә аерым игътибар сорый.

ТР Хөкүмәтенең бүгенге утырышында энергоресурсларны куллану өчен вакытында түләү соравы турында көчле фикер алышу булды. Әлеге сорауга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та игътибар итте. Ул билгеләп үткәнчә, торак-коммуналь комплексны функцияләштерү, ягулык чорына әзерлек буенча чараларны тәэмин итү һәм кулланылган энергоресурслар буенча вакытында исәп-хисап тоту өчен мөһим күренеш булып, торак-коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләү тора.

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Алексей Фролов китергән мәгълүматларга караганда, хәзерге вакытта халыкның ТКХөчен бурычы, узган еллардагы бурычларны да исәпкә алсак, 3 млрд. 848 млн. сумны тәшкил итә ( әлеге сан ТКХ өчен, бөтен республика буенча 1,5 айлык халык).  Агымдагы елның май ае буенча билгеләгәндә, халыктан түләүләр алу 98,2 процентны тәшкил иткән, дип хәбәр итте министр урынбасары.

Ул, шулай ук, түләүлә җыю буенча иң түбән күрсәткечле районнарны да атады. Бу ТРның Югары Ослан, Әлмәт, Спасс, Әгерҗе, Әлки, Чүпрәле, Питрәч районнары. Мисал өчен, респуликаның Әгерҗе районында бурычларның суммасы 38 млн. сумга җиткән.

“Сез кая булдыгыз? Нәрсә карадыгыз?” – дип сорады Рөстәм Миңнеханов. Ул район башлыгына әлеге хәлне аңлатырга һәм бу проблеманы чишәргә кушты, һәм әлеге эшкә хокук саклау структураларын да йөкләде. Татарстан Президенты ТРның Югары Ослан районында да тикшерү үткәрергә кушты. “Аңлашырга кирәк. Бизнес бизнес белән. Районны җылылыксыз, газсыз калдырырга ярамый”, - диде республика башлыгы.

Ул шуны да өстәде, бу сорау буенча эш системалы һәм көндәлек булырга тиеш.

Экологик, технологик һәм атом надзоры буенча Федераль хезмәтнең Идел буе идарәсе җитәкчесе Борис Петров үз докладында персонал әзерләү сыйфатына зарланды. “Яхшыракны теләргә кала. Кайбер уку комбинатлары ноу-хау керткән, әлеге күренеш шуннан гыйбарәт: имтихан күренеше  булганда, тоючыныэ нәрсә эшләвенә бәйсез рәвештә, дөрес җавап формалаша”, - дип сөйләде Борис Петров. Әлеге күренешкә аңлатма биргәндә, Рөстәм  Миңнеханов уку комбинатларын контрольгә алырга, әлеге объектларда кадрлар әзерләү сорауларына аеруча игътибар итәргә кушты.

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгы  төзелеш белән йөкләнгән,ТКХ сорауларына җитәрлек игътибар бирелми. Нигездә, ТКХка булган мөнәсәбәтебезне тулысынча үзгәртергә кирәк”, - ди Татарстан Президенты.

 Республика башлыгы, чыгышы азагында, республикада ягулык чоры һәм аңа әзерлек югары дәрәҗәдә булсын өчен, администрация башлыкларын һәм оешма җитәкчеләрен актив эшләргә чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International