Татарстанның 49 торак пунктында җәмәгать киңлекләр төзекләндерелә

2022 елның 18 марты, җомга

2022 елда Татарстанның 49 торак пунктында җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү планлаштырыла. Барлыгы 67 объект гамәлгә ашырылачак, аларның 65е төзеләчәк, икесе проектланган.

«Сүз алдан проектлау турында бара. Бу ике катлаулы су объекты. Беренче объект - Менделеевскида пляж, икенчесе - Бөгелмәдә буалар каскадын төзекләндерүне тәмамлау»,- дип хәбәр итте «Татар-информ» МА матбугат конференциясендә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фондының архитектура проектлары департаменты җитәкчесе Наилә Зиннәтуллина.

Быел Татарстанда ун яңа парк һәм сквер барлыкка киләчәк, шуларның дүртесе — Казанда, калганнары - республиканың муниципаль районнарында.

2022 елга җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү буенча финанслауның гомуми суммасы 2,6 млрд. сум тәшкил итә.

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов билгеләп үткәнчә, Татарстанда төзекләндерү өлкәсендәге барлык дәүләт программалары расланган лимитлар буенча финансланачак. «Барлык проектлар да финанслау лимитлары кысаларында тормышка ашырылачак. Безнең бурыч —планлаштырылган чараларны гамәлгә ашыру белән бәйле барлык мәсьәләләрне максималь рәвештә карау», - дип билгеләп үтте Алексей Фролов.

Беренче урынбасары журналистларга Татарстан Республикасында «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» федераль проектын тормышка ашыру «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты кысаларында тормышка ашырылуын искә төшерде: Уңайлы шәһәр тирәлеген үстерү механизмнарын булдыру, шәһәр һәм башка торак пунктларны, шәһәр мохитенең сыйфат индексын исәпкә алып, комплекслы үстерү.

2015-2021 елларда республикада барлыгы 351 иҗтимагый киңлек булдырылган. Шулай ук 2018 елдан 2021 елга кадәр кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр тирәлеген булдыру буенча иң яхшы проектларның бөтенроссия конкурсы кысаларында 26 объект гамәлгә ашырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International