Казанга Игорь Шувалов килде

2013 елның 14 июне, җомга

Бүген Казанга эшлекле сәфәр белән Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов килде. “Казан” халыкара аэропортында аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды. Игорь Шувалов, телетрап аша яңа 1А терминалына барды. Монда Универсиада Дирекциясе башлыгы Владимир Леонов хәбәр иткәнчә, Универсиадада катнашучыларның 80% аэропортка Мәскәүдән, чит ил кунаклары Казанга Дубай һәм Стамбул аша киләчәкләр.Универсиада көннәрендә аэропорт көн саен 23 рейс кабул итәчәк. РФның беренче вице-премьеры яңа терминал буенча барды һәм аның сыйфатын югары бәяләде. “Бу инде эшли торган терминал, монда тормыш сизелә. Афәрин”, - дип йомгаклады Игорь Шувалов. Ул, шулай ук, реконструкция эшләре тәмамланып килгән иске терминал 1дә дә булды. Уеннар вакытында монда Универсиада белән бәйле булмаган рейсларга хезмәт күрсәтеләчәк. Киләчәктә модернизацияләнгән терминалны нигездә чартерлы рейслар өчен куллану планлаштырыла. Игорь Шувалов, “Аэроэкспресс” терминалында, Универсиадада катнашучының аккредитацион картасы ярдәмендә, билет алды. Вице-премьер “Карлыгач” поездында  Казанга катте, ул анда Казанның тимер юл вокзалын караячак. Үзенең эшлекле сәфәре кысаларында, Игорь Шувалов, шулай ук, метрополитенның яңа станцияләрендә йөриячәк, "Kazan Arena" стадионында, волонтерлар урнаштырылачак арендалы торак йортында, Республика Клиник Хастаханәсенең яңа кабул итү бүлегендә булачак. Универсиада Авылында РФнең беренче вице-премьерына Россия җыелма командасы урнашачак, Уеннарда катнашучыларның туклану пункты булачак 5 номерлы йортны тәкъдим итәчәкләр. Тикшергәннән соң, РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Халыкара мәгълүмат үзәгендә 2013 елда булачак  XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага әзерләнү һәм аны үткәрү буенча киңәшмә үткәрәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International