Татарстан Республикасында, 2013 елның 14 июнь торышына, 1 млн. 92 мең кв. метр торак, яки еллык бурычның 45,6% файдалануга тапшырылган. Апас, Лаеш, Питрәч һәм Тукай муниципаль районнарында еллык планны үтәгәннәр. Бу хакта, бүген республика киңәшмәсендә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмә, традицион рәвештә, Татарстанның барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында үтте, очрашуны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков үткәрде. ТР Төзелеш Министрлыгы билгеләп үткәнчә, 29 муниципаль оешма, торак файдалануга тапшыру буенча еллык планны 40%тан артык итеп үтәгән, шул исәптән 5 муниципаль оешма (Аксубай, Югары Ослан, Кама Тамагы, Норлат, Сарман) еллык планны 80%тан артык итеп үтәгән. Социаль ипотека программасы буенча, 14 июнь торышына, 133 йортның 3 мең 388 фатирга исәпләнелгән гомуми мәйданы 190,7 мең кв. метр булган 59 йорт файдалануга тапшырылган, әлеге сан планның 49,8% тәшкил итә. Төзелү режимындагы 74 объект арасында, әзерлекнең югары дәрәҗәсендә 37 объект, әзерлекнең уртача дәрәҗәсендә 23 объект, әзерлекнең түбән дәрәҗәсендә 14 объект тора.
Бүгенге көндә Дәүләт торак фонды ( ТР ДТФ) программасы буенча, май ае планы буенча, 105 фатирлы 2 торак йорт төзү эше бүгенге көнгә кадәр тәмамланмаган. Ирек Фәйзуллин, әлеге йортлардан 49 Бөек Ватан сугышы ветераны фатир алачагын исәпкә алырга һәм әлеге йортларны файдалануга тапшыру атналарының туры килүен тәэмин итәргә кушты.
Гомумән алганда, Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту Программасын тормышка ашыруга килгәндә исә, республикаңда 458 ветеран өчен 105 йорт төзү эше дәвам ителә. Объектлар буенча әзерлек дәрәҗәләре түбәндәгечә: әзерлекнең югары дәрәҗәсендә 42 объект, әзерлекнең уртача дәрәҗәсендә 31 объект, әзерлекнең түбән дәрәҗәсендә 32 объект тора. 2013 елның июнь ахырына кадәр республикада 102 ветеран өчен 8 торак йортны файдалануга тапшыру планлаштырыла.
Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, август аенда республика, шартларын яхшырту исемлегенә кергән ( алар 300дән артык кеше) калган ветераннан өчен Федераль бюджеттан чаралар алырга уйлый. Аның сүзләренә караганда, әлеге сумма федераль бюджетка кертелгән.
2013 елның 15 июнь торышына, “Авыл клублары” программасы кысаларында, барлык 46 объектта да эшләр оештырылган. Мисал өчен бер объект әзерлек баскычының 90% та тора – бизәү эшләре, территорияләрне төзекләндерү тәмамланып килә, объектны файдалануга тапшыру өчен башкарма документацияне рәсмиләштерү эшләре бара ( Сикертан торак пункты, Арча районы). Ике объектта бизәү эшләре һәм территорияләрне төзекләндерү бара ( Мамадыш, Питрәч), 14 объектта түбә ябу, 22 объектта диварларны кирпеч белән салуэшләре бара. Ике объектта фундаментлар салу буенча эшләр бара ( Менделеевск, Тәтеш). Шул ук вакытта, 9 объектта оештыру эшләре бик түбән, соңгы ике атна буенча динамика 5%тан кимрәк.
Ирек Фәйзуллин сүзләренә караганда, халыкка дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү (МФЦ) буенча күп функцияле үзәкләрне киләчәктә урнаштыру өчен эшләнгән 27 объектның алтысында капиталь ремонт башланган. ТР Министрлар Кабинеты боерыгы буенча, 27 объектны капиталь ремонтлау өчен 310 млн. сум бүленеп бирелгән.