Кичә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Алексей Фролов торак-коммуналь мәсьәләләр буенча гражданнар белән очрашты. Очрашу ТР Төзелеш министрлыгында узды, Казан шәһәрендә яшәүчеләрнең мөрәҗәгатьләре каралды.
Аерым алганда, халык ТР Төзелеш министрлыгына ватык счетчиклар һәм йортта энергоэффектив капиталь ремонт үткәрү зарурлыгы буенча мөрәҗәгать итте. Шулай ук җылылык һәм подъездны тиешенчә ремонтламау өчен югары счетларга шикаятьләр килде.
Моннан тыш, җылылык энергиясен исәпкә алу һәм каты көнкүреш калдыкларын чыгару буенча индивидуаль приборлар юклыгы мәсьәләләре каралды.
Очрашу барышында Алексей Фролов министрлыкның структур бүлекчәләренә халык мөрәҗәгатьләрен хәл итүне контрольгә алырга кушты.