ТР Төзелеш министрлыгы хезмәткәре Татарстан дәүләт хезмәткәрләренең электрон мактау тактасына кертелде

2022 елның 7 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Кадрлар сәясәте мәсьәләләре советы карары белән 2021 елда эш йомгаклары буенча Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең Электрон мактау тактасына кертү өчен 15 дәүләт граждан хезмәткәре билгеләнде.

Быел Татарстан Республикасының мактаулы граждан хезмәткәрләре арасында Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының торак-коммуналь хуҗалык идарәсенең капиталь ремонт программаларын гамәлгә ашыру бүлеге башлыгы Миләүшә Алиакберова да бар.

Дәүләт хезмәткәрләрен Татарстанның Электрон мактау тактасына кертү өчен профессиональ казанышлар, инициативалар һәм дәүләт органнары вәкаләтләрен гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген арттыруга шәхси өлеш булуы мөһим.

Мактау тактасына кертелгәннәрнең тулы исемлеге белән «Дәүләт гражданлык һәм муниципаль хезмәт» сайтында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International