Казанда алданган өлешчеләр проблемасы чишелде дияргә була

2013 елның 19 июне, чәршәмбе

Казанда алданган өлешчеләр проблемасы чишелде дияргә була – төзелеп бетмәгән йортлар  акрын гына файдалануга тапшырыла, дип хәбәр итте Татарстан дәүләт советының икътисад, инвестиция һәм эшкуарлык буенча комитет рәисе Марат Галеев.

“ Казанның 2013 елгы Универсиадага әзерләнү һәм үткәрү сораулары буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Руслан Шакиров мәгълүматлары буенча, 2007 елның декабреннән алып, проблемалы йортлар реестрына 82 объект кертелгән, әларны төзүдә  9,9 мең өлешче катнашкан. Аның сүзләренә караганда,  хәзерге вакытта,  алданган өлешчеләр проблемасы 73 йорт буенча тулысынча чишелгән,  файдалануга тапшыруга кадәр игътибар үзәгендә тугыз йорт калды”, - диелә дәүләт советы хәбәрләрендә.

Проблемалы тугыз объект арасында Четаев, Достоевский, Заслонов, Адоратский, Бехтеров, Краснококшайский урамнары, Әмирхан проспекты буенча урнашкан торак йортлар бар. Әлеге йортларның күбесен 2014 елда файдалануга тапшырырга уйлыйлар.

Татарстан дәүләт советының икътисад, инвестиция һәм эшкуарлык буенча комитет рәисе билгеләп үткәнчә, өлешчеләр проблемасы, нигездә, административ ресурс җәлеп итү белән генә чишелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International