2013 елда Казан мәктәпләрен капиталь ремонтлау программасының өчтән бер өлеше үтәлгән

2013 елның 20 июне, пәнҗешәмбе

Шәһәрдәге иң борынгы мәктәпләрнең берсе – Казан шәһәре Вахитов районының аерым предметларны тирәнтен өйрәнүгә юнәлдерелгән 80 нче номерлы татар-рус урта мәктәбе – уку йортларын капиталь ремонтлау программасының лидерлары рәтендә. Монда планлаштырылган эшләрнең 60% үтәлгән. Бүген Казан Мэры Илсур Метшин мәктәпнең торышын тикшерде.

Шәһәр башлыгы биналарның алгы якларын, үзәк керү төркемен, методик кабинетны, уку сыйныфларын, спорт залын, шулай ук киләчәктә футбол кыры булачак мәйданны карады.

Бер өлеше 1935 елда, икенче өлеше 1978 елда төзелгән уку йорты, мәктәп директоры Марс Зиннуров сүзләренә караганда, 2001 елда беренче катын яңартуны исәпкә алмаганда, бер тапкыр да ремонт күрмәгән.

ТКХның шәһәр Комитеты рәисе Искәндәр Гиниятуллин аңлатып үткәнчә, мәктәптә республика программасы тарафыннан каралган эшләрнең тулы комплексы эшләнелә: түбә, санузелны ремонтлау, тәрәзәләрне, керү төркемнәрен, эчке ишекләрне, су белән тәэмин итү һәм канализация системаларын алыштыру.

Мэрга хәбәр иткәнчә, түбәләрне ремонтлау эше78% ка, санузеллар – 35%ка, тәрәзәләрне алыштыру – 81%ка, керү төркемнәре – 28%ка, эчке ишекләр – 28%, үзәкләшкән җылыту -10%ка, фасад ремонтлау – 18%ка, электриканы алыштыру – 70% ка үтәлгән.

Ремонтка республика бюджетыннан 35 миллион сум, шәһәр бюджетыннан 5 миллионга якын бүлеп бирелгән. Якынча 500 мең сум спонсор чаралары кабинетларны ремонтлауга өстәмә рәвештә бүленеп бирелгән. Илсур Метшин койма алыштыу өчен дә чаралар бүленеп биреләчәгенә сүз бирде.

Мэр мәктәп директорын мәктәп алды территориясен җиһазлау хәбәре белән шатландырды. Монда ясалма түшәмәле яңа футбол кыры, воркаут белән шөгыльләнү өчен спорт мәйданы, шулай ук стритбол уены өчен мәйданчык барлыкка киләчәк. Берничә мәктәп алды стадионын җиһазлау өчен Казанга республика бюджетыннан чаралар бүленеп бирелгән. “ Күп кешеле район, монда балалар күп һәм матур традицияләргә бай мәктәп тә борынгы. Бер мәйданны сезгә бүлеп бирәбез. Уку гына түгел, мәктәптән тыш тормыш та кайнасын”, - дип сүзен йомгаклады Илсур Метшин.

Исегезгә төшереп үтәбез, бу елны капиталь ремонт 30 ел элек төзелгән 19 Казан мәктәбендә үткәрелә. Бүгенге  көндә Казанда мәктәпләрне капиталь ремонтлау -2013 республика программсы уртача 36%ка үтәлгән.

Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, бу елны,  капиталь ремонт программасы ярдәме белән шәһәрнең 12 мең укучысы өчен уку шартлары яхшырачак, ә гомумән алганда программаны тормышка ашу барышында, ягъни 2 ел эчендә 63 мәктәп ремонтланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International