Түбән Камадагы 54 гаиләгә яңа фатирлардан ачкычлар тапшырдылар

2013 елның 20 июне, пәнҗешәмбе

Түбән Камалаларны, яңа йортка күчү белән, Түбән Кама муниципаль районының Башлыгы, Түбән Кама мэры Айдар Метшин котлады. “ Яшь гаиләләребезне бик матур бәйрәм – Россия яшьләре көнендә яңа йортларга озатабыз, бу билгеле бер символ. Бүген шәһәргә беренче төзүчеләребезнең, үзләренең әтиләренең эшен дәвам итәрлек, киләчәктә Түбән Кама язмышы белән идарә итәрлек  максатчан, талантлы, энергияле яшьләр кирәк”, - диде ул үзенең чыгышында. Лилия һәм Руслан Зыятдиновларның гаиләсе дә  яңа йортка күчүче бәхетлеләр рәтендә, алар яшь гаиләләргә дәүләт тарафыннан ярдәм итү республика программасы кысаларында торак алган 500 нче гаилә. Яңа йортка күчү хөрмәтеннән Түбән Кама мэры аларга истәлекле бүләк – микродулкынлы  мич, ә дүрт яшьлек уллары Радмирга  йомшак уенчык тапшырды. Айдар Метшин сүзләренә караганда, бу елны гына да Түбән Камада якынча 130 мең квадрат метр торакны ( бу 15 күпфатирлы йорт, 1816 фатир һәм 220 индивидуаль йорт) файдалануга тапшыру планлаштырыла. Социаль ипотека программасы кысаларында якынча 50 мең квадрат  метр торак төзеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International