Еллык күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы кысаларында Казанда эшләнгән эшләрнең күләме 65 процентны тәшкил итә. Бу елны барлыгы 1,33 млрд. сумлык 154 йортны ремонтлау планлаштырылган. Әлеге хәбәрне бүген шәһәр башкарма комитетының ТКХ комитеты рәисе Искәндәр Гиниятуллин, мэрияда узган эшлекле киңәшмәдә әйтте.
Программаның финанслануы түбәндәгечә: ТКХны реформалаштырырга ярдәм итүче федераль Фондтан 59,8 млн. сум, ТР бюджетыннан 463,7 млн. сум, шәһәр бюджетыннан 290,9 млн. сум һәм торак милекчеләренең чараларыннан 518,9 млн. сум.
Әлеге чараларга 78 йортның түбәсен ремонтлау, 90 йортта җылылык системасы урнаштыру, 93 йортта салкын су белән тәэмин итүне җайга салу, 21 йортта салкын су белән тәэмин итүне җайга салу, 94 йортта субүлгечне, 80 йортта электр белән тәэмин итүне ремонтлау, шулай ук 83 йортның алгы ягын һәм 87 йорттагы баскыч урнашкан урыннарны ремонтлау оештырылачак. Моннан тыш, 32 йорттагы 107 лифт алыштырылачак. Барлыгы 5 ел эчендә 1397 лифт алыштырылган, әлеге күрсәткеч шәһәрдә урнаштырылган лифтларның гомуми санының өчтән бер өлешен тәшкил итә.
ТКХны реформалаштырырга ярдәм итүче Фонд чаралары премиясе ярдәмендә, шулай ук җирле бюджет һәм бина хуҗалары чаралары хисабына финанслануны исәпкә алсак, капиталь ремонтка өстәмә рәвештә 36 млн. сум бүленеп бирелгән, әлеге сумманы, нигездә, энерго саклау чараларына, аерым алганда, һава торышын тәрипкә салу төенен урнаштыруга юнәлтү планлаштырыла. Әлеге чараларны 88 йортта үткәрү планлаштырыла.
Үзенең чыгышы ахырында Искәндәр Гиниятуллин, киңәшмәдә катнаучыларны, торакны капиталь ремонтлау программасының үз вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарылачагына ышандырды.
Казан мэры Млсур Метшин үз чиратында искәртеп киткәнчә, капиталь ремонт программасы яшәп килгән 5 ел эчендә Казанда 1400гә якын күп фатирлы йорт ремонтланды. Әлеге сан капиталь ремонтка мохтаж булган барлык торак фондының 40 процентын тәшкил итә.
“ Бик күп эш эшләнде. Подрядчылар йортта яшәүчеләр белән уртак тел табарга, кешеләргә проблемалар һәм уңайсызлыклар тудырмыйча канализаця алыштыру эшләрен кыска вакытта башкарырга өйрәнделәр, мин моңа бик шат. Кисәтүләр кимеде, һәм эшләгән эшләрнең сыйфаты да яхшырды”, - дип сүзен йомгаклады шәһәр башлыгы.