21 июнь көнне Арча районы Сикертән авылында күп фунцияле мәдәни үзәк ачылу тантанасы булды. Әлеге чарада яшьләр эшләре, спорт һзм туризм буенча министр Рәфис Борһанов, мәдәният министры Айрат Сибгатуллин, Арча муниципаль районы башлыгы Алмас Назиров, Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының төзелеш комплексын үстерү идарәсе башлыгы Илшат Гимаев катнашты. Әлеге мәдәни үзәкне кыска вакыт эчендә һәм сыйфатлы итеп “Арский комбинат строительных материаллов” җәмгыяте төзеде. Бу елны, “Авыл клублары” республика программасы кысаларында, Симетбаш һәм Яңа Яваш авылларында да клублар төзелә.