Бүген Казанның Чистай урамында, шәһәрдәге иң эре күп яруслы автомобиль паркингы эшли башлады. Ачылу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгат Тахаутдинов, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
1205 машинага исәпләнелгән күп яруслы паркинг “Татнефть” компаниясе тарафыннан төзелгән. Әлеге паркинг түбәсе ябулы җәяүлеләр йөри торган юл белән бәйләнгән “Татнефть-арена” спорт сарае янындагы территориядәге машиналарны киметү өчен эшләнелгән. Шулай ук, әлеге паркингка аквапаркка, кунакханәгә, “Ривьера” күңел ачу комплексына килүчеләр дә машиналарын куярлар, дип көтелә. Паркингтагы ике корпусның гомуми мәйданы 19 мең квадрат метр.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында, яңа паркинг ачылуның Универсиада алдыннан Казан өчен зур бүләк булуын әйтте. “Шәһәрдә бөкеләр проблемасы системалы рәвештә чишелә бара – яңа чишелешләр, паркинглар барлыкка килә, ә бүген без Казандагы иң эре паркингны ачабыз”, - диде ТР Президенты.
Ул “Татнефть” ААҖнә һәм компаниянең генераль директоры Шәфәгат Тахаутдиновның үзенә рәхмәт сүзләре җиткерде. Рөстәм Миңнеханов, шулай ук, проектчыларга, төзүчеләргә һәм шәһәр җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.
“Татнефть” генераль директоры Шәфәгат Тахаутдинов, үз чиратында, яңа паркингның ачылуы Казанның “Ак Барс” командасы катнашындагы хоккей матчларына йөрүчеләр санын арттырырга ярдәм итәчәгенә ышаныч белдерде.
Паркингның ачылуын беренче автомобильләрнең керүе символлаштырды Шуннан соң кунаклар яңа комплексның эчке ягын карадылар.