Усад авылының үзәк урамында хәзер тротуар һәм фонарьләр дә бар. Православие чиркәве яңартыла, аның янындагы территория төзекләндерелә. Агымдагы елның февраль азагында Усад җирлегендә мәдәният үзәге төзелә башлады.
Әлеге авыл җирлеге күптән инде әйбәт мәдәният йорты бинасына мохтаҗ. Хәзер мәдәният йорт алпавыт Журавлевлар вакытындагы иске таш бинада урнашкан, һәм, әлбәттә инде, халыкның заманча таләпләренә туры килми.
“Усад” автодромы янында төзелеп килгән күп функцияле, мәйданы 510 квадрат метр булган бина халыкның мәдәни ихтыяҗын канәгатьләндерер өчен генә төзелми. Монда мәдәният учагы, китапханә һәм авыл җирлеге дә булачак. Иң зур мәйдан – 300 квадрат метрда, 300 урынга исәпләнелгән тамашачы залы булыр дип көтелә. Барлык уңайлыклар да булачак, кием бүлмәсе, санузел, казаннар бинасы, келәт. Үзәк керү ишеге – спорт залына алып бара торган юл ягыннан булачак, ә арткы ягы белән әлеге бина җылыда кышкы ярышларны карый торган спорт комплексына карый.
Төзелешнең прорабы хәбәр иткәнчә, түбә тигез булачак, ә объектны тапшыру вакыты – агымдагы елның август ахыры. Әле алда бизәү эшләре бар.