Алмаз Әхмәтшин Казанда җир асты парковкасын һәм вокзал янындагы скверны ачуда катнашты

2013 елның 26 июне, чәршәмбе

Бүген Казандагы тимер юл вокзалы янындагы мәйданда 261 машинага исәпләнелгән бер катлы җир асты парковкасы һәм сквер ачылды. Әлеге объектның тантаналы ачылышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Алмаз  Әхмәтшин, “Ак Барс Банк”  ААҖ идарәсе рәисе Роберт Миңнегалиев, “Ак Барс Банк” ААҖ директорлар Советы рәисе, “Связьинвестнефтехим” ААҖ генераль директоры Валерий Сорокин һәм башкалар катнашты. Сквер белән паркинг төзү эше, “Ак Барс Банк” ААҖнең турыдан-туры катнашы белән, 2011 елның сентябрендә башланган иде. Парковка заманча җиһазлар белән җиһазландырылган һәм Казанның иң мөһим транспорт-күчеп утыру үзәгендә урнашкан. Әлеге объект Казанның тимер юл вокзалы янындагы  барлык территориядәге юл читләренә  машиналар куюны бетерәчәк. Әлеге проектны тормышка ашыру барышында, моңа кадәр булган коммуникацияләрне, су түбәнәйтү һәм субүлгечләрне чыгару буенча бик зур эш эшләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International