Казанда Ленин дамбасы тулысынча ачылды

2013 елның 27 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Казанда реконструкцияләнгән Ленин дамбасы һәм Казансу аша күпер  буенча хәрәкәт ачылды. Хәрәкәтне тантаналы рәвештә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин ачты. Ачылу чарасында, шулай ук, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Алмаз Әхмәтшин катнашты. Казансу аша күпер өч эстакададан тора, беренчесе буенча хәрәкәт узган елның көзендә ачылды. Бүген автомобильләр икенче төп эстакададан – Меңьеллык мәйданыннан алып Ленин дамбасына кадәрге юлдан хәрәкәт иттеләр. Төзүчеләрнең сүзләренә караганда, берничә көннән, Батурин урамына асфальт җәеп бетергәч, кырыйдагы эстакада да ачылачак. Бүген, бер үк вакытта, Меңьллык мәйданы һәм модернизацияләнгән Ленин дамбасының бөтен киңлекләре буенча хәрәкәт ачылды. Әлегә хәрәкәт эш режимында гына башкарыла – юлларга билге салырга, коймаларны әзерләргә кирәк. Төзүчеләр барлык эшләрне дә Универсиада башланганчы тәмамларга сүз бирәләр. Объектның бәясе 3,2 млрд. сум, ләкин әлеге сумма, соңрак барлыкка килгән берничә өстәмә эшне, аерым алганда, Батурин урамында җир асты юлы төзүне үз эченә алмый. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин, хәрәкәтне ачып, символик билгене  әйләндерделәр, яңа күпер буенча автомобильләр  һәм автобуслар  йөри башлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International