Авария хәлендәге йортларны реестрга алачаклар

2013 елның 28 июне, җомга

Торак фондыннан куллану һәм аны саклау буенча ел саен оештырыла торган мониторинг үткәрү карарының проекты Минрегион тарафыннан эшләнгән.  Документта каралганча, тикшерү объектлары булып, РФның бөтен торак йортлары торачак.  Мәгълүматлар, ел саен, 1 мартка кадәр, төзелеш буенча агентлыкка тапшырылырга тиеш.  Һәр йорт турында, торак һәм торак булмаган мәйданнары, торак фондны куллану буенча (милекчеләрдә, арендага бирелә, буш) мәгълүматлар җыелачак. Моннан тыш, йортның энергоэффективлыгы һәм искерү дәрәҗәсе дә бәяләү объекты булып торачак. Шулай ук, барлык йортлар төрле категория буенча бүленәчәк: капиталь ремонтка мохтаҗ, авария хәлендә, реконструкцияләргә яки җимерергә тиешле йортлар. Капиталь ремонт буенча пландагы күләме һәм фактик яктан үтәлү турындагы мәгүлүматлар аерым графага язылачак. Әлеге эш капиталь ремонтка күпме чаралар кирәклеген белер өчен авария хәлендәге йортларның реестрын төзергә мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International