2020 елга Татарстан Республикасы торак файдалануга тапшыру күләмен 1 кешегә 1 кв. метр хисабына җиткерәчәк

2013 елның 1 июле, дүшәмбе

2020 елга Татарстан Республикасы торак файдалануга тапшыру күләмен 1 кешегә 1 кв. метрторак бинасы хисабына җиткерәчәк, торак файдалануга тапшыру күләменең планы 3 млн. 957 мең кв. метр. Федераль үзәк республика алдына әнә шундый максат куйды.

Моның турында бүген, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

ТР Хөкүмәт Йортындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

Әлеге чара, традицион рәвештә, барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында үтте, моннан тыш, киңәшмә on-line режимында интернет челтәрендә ( ТР Хөкүмәтенең рәсми порталы сылтамасы www.prav.tatarstan.ru буенча)  трансляцияләнде.

ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда 2016 елда 3 млн. кв. метр торак ( елына 1 кешегә 0,785 кв. метр), ә 2017 елда 3 млн. 330 мең кв. метр  торак ( елына 1 кешегә 0,871 кв. метр) төзергә кирәк.

2013 елгы план буенча торак тапшыруга килгәндә исә, 29 июнь торышына республикада 1 млн. 157,5 мең кв. метр торак ( еллык бурычның 48,3%) тапшырылган, әлеге сан узган ел күрсәткеченең 105,6% тәшкил итә.

Ирек Фәйзуллин сүзләренә караганда, Апас, Лаеш, Питрәч һәм Тукай муниципаль районнары 2013 елгы планны үтәгәннәр.

Беренче ярты еллык нәтиҗәләре буенча, 25 муниципаль оешма торак файдалануга тапшыру күләмен 50% үтәгән, шул исәптән 7 муниципаль оешма еллык планның 80% арттыгын үтәгән ( Әгерҗе, Югары Ослан, Кама Тамагы, Минзәлә, Норлат, Сарман районнары).

Ирек Фәйзуллин, шулай ук, Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту программасын тормышка ашыру турында да сөйләде. Соңгы ике атна эчендә республикада гомуми мәйданы 4 мең 205 кв. метр булган 5 торак йорт файдалануга тапшырылган, әлеге йортлардан 31 ветеранга фатир бирелгән. Республикада 427 ветеран өчен 102 йорт төзү эше дәвам ителә. Әлеге йортларның әзерлек дәрәҗәсе  үтбәндәгечә: әзерлекнең югары дәрәҗәсендә  46 объект, әзерлекнең уртача дәрәҗәсендә 35 объект, әзерлекнең түбән дәрәҗәсендә 21 объект. ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының төзелеш, транспорт, торак-коммуналь һәм юл хуҗалыгы Идарәсе башлыгы Илдар Сибгатуллин киңәшмә барышында авыл клублары төзү программасын 2013 елда тормышка ашыру турында сөйләде. Бу елны 46 авыл клубы төзеләчәк. Бер объект файдалануга тапшырылган инде ( Арча муниципаль районы), берсе әзерлекнең югары дәрәҗәсендә тора, 7 объектта бизәкләү һәм әйләнә-тирә территорияләрне төзекләндерү эшләре бара, 15 объектта түбә ябу буенча эшләр эшләнелә, 22 объектта диварларны кирпеч белән төзү эшләре бара.

Моннан тыш, Илдар Сибгатуллин хәбәр иткәнчә, халыкка дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтә торган күп функцияле үзәкләр  (КФҮ) урнаштыру буенча да эшләр бара (монда яңа төзелеш кертелми). Бу елны барлыгы 27 КФҮ ( МФЦ) барлыкка киләчәк. 21 муниципаль район һәм ике шәһәр округындагы 27 объектны капиталь ремонтлау өчен чаралар бүленеп бирелгән. Җиде объектта эшләр оештырылган, 15 объектта әзерлек эшләре бара һәм башкалар.   

Ел ахырына кадәр республикада участок полиция хезмәткәрләре өчен биналар барлыкка киләчәк, барлыгы 21 объект. Шуларның дүртесендә төзү эшләре оештырылган. ТР Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды (ТР ДТФ) башкарма директоры Тәлгать Абдуллин  социаль ипотека программасын тормышка ашыру турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International