29 июнь көнне Лаеш районы Башлыгы М. Афанасьев Астраханка авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты ачты
Авыл халкы, моңа кадәр, медицина ярдәме кирәк булганда, Нармонка авылында урнашкан медпунктка йөргән. Өлкән кешеләргә, әниләргә һәм балаларга анда кадәр бару җиңел булмый, шуңа күрә авыл халкы бүгенге көнне түземсезлек белән көткәннәр.
ФАП блочно-модульле бина төзү эше, “2012-2016 елларда Татарстан Республикасы халкына беренчел медико-санитар ярдәм күрәтүне камилләштерү” республиканың максатчан программасы ярдәмендә тормышка ашты. 2012 елда Лаеш муниципаль районында, Татарстан республикасы бюджеты хисабына, ике табиб амбулаториясендә капиталь ремонт үткәрелгән, ике модульле-акушерлык пункты ачылган һәм яңа амбулатория төзелгән.
Тантаналы ачылыш чарасында район башлыгы Михаил Афанасьев катнашты, ул авыл халкын әлеге зур вакыйга – модульле ФАП ачылышы белән котлады Район башлыгы билгеләп үткәнчә, “Киләсе атнада Тангачи авылында тагын бер модульле ФАП ачылачак”.
Әлеге ФАП Астраханка халкына гына түгел, Татар Кабаны авылында яшәүчеләргә дә хезмәт күрсәтәчәк. Монда фельдшер кабинеты, кирәк булган барлык җиһазлар белән тәэмин ителгән манипуляцион һәм кабул итү бүлмәләре эшләячәк.