Хәзерге вакытта, генераль подрядчылар “Камгэсэнергострой” ААҖ һәм “Трест Камдорстрой” ЯАҖ тарафыннан, “Алабуга” ППТ ҮИЗ төзелешенең икенче чираттагы инженер һәм транспорт инфраструктурасы объектларында төзү-монтаж эшләре дәвам ителә. Агымдагы елның башыннан алып бүгенге көнгә кадәр, 1 111,3 млн. сум бүленеп бирелгән, шул исәптән “Камгэсэнергострой” ААҖ 995,2 млн. сум, “Трест Камдорстрой” ЯАҖ 95,9 млн. сум үзләштергән. “Камгэсэнергострой” ААҖ тарафыннан Ш-9 автоюлы буйлап яңгыр канализациясе һәм суүткәргеч челтәре урнаштыру буенча эшләр тәмамланып килә, М-5 автоюлы буенда эшләр башланган. РП-13 бүлә торган ярдәмче станциядә җиһазларны монтажлау тәмамланган һәм файдалануга тапшырылган. “Синергия” ИТП төзелешендә эшләр дәвам ителә: фундамент салу тәмамланган, 600 тоннадан артык металл конструкциясе ремонтланган, суүткәргечне һәм хуҗалык-көнкүреш челтәрен урнаштыру эшләре башкарыла. РП-1, РП-2110кВ эре энергетика объектының ОПУ блок-модулен монтажлау тәмамланган, хәзерге вакытта трансформатор астына фундамент салына. Субподрядчы оешмалар “Газоблокстрой”ҖЧҖ һәм “ДСК КМК-2” ҖЧҖ тарафыннан коттедж бистәсенең торак йортларын монтажлау буенча эшләр эшләнелә. Бүгене көндә 24 йорт ремонтланган. “Газоблокстрой” ҖЧҖ, шулай ук, “”Алабуга” ҮИЗ белгечләре өчен 64 фатирлы өч катлы торак йорт төзи. “Камгэснергострой” ҖЧҖ тарафыннан, инглиз телен тирәнтен өйрәтүгә махсуслашкан мәктәп төзү эшләре башланган. “Трест Камдорстрой” ЯАҖ Ш-9 автоюлына асфальт җәя һәм вертикаль планировкасын төзи.