Аммиак, метанол һәм бөртекләндерелгән карбамид җитештерә торган “Аммоний” ААҖ Комплексының төзелеше мәйданына зур технологик җиһазларның беренче партиясе кайтарылды. Эре тоннажлы җиһазларны кабул итү өчен, Алабуга шәһәренең Кама елгасы ярларында узган елны, йөк алып кайта торган баржаларны бәйләп кую өчен махсус причал төзелгән.
Чит ил подрядчысы MHI ( Япония) тарафыннан, төзелеш мәйданына 16 берәмлек эре технологик җиһаз бушатылды, китерелгән җиһазларны, шунда ук, монтажлыйлар. Җиһазларның бер өлеше инде монтажланган.
Комплекс төзелешенә, республикабызның төзелеш индустриясе предприятиеләре тарафыннан, 9 000 тонна металл конструкциясе кайтарылган, шуларның 2 400 тоннасы монтажланган.
Россия генераль подрядчысы “НИИК” ААҖ җаваплылыгы зонасында, субподрядчы оешмалар “Татгазинвест ИХК” ЯАҖ ( Казан шәһәре), “Алтэкс-Строй” ҖЧҖ ( Түбән Новгород шәһәре), “Поволжье” СТПК ҖЧҖ ( Түбән Кама шәһәре), “Ростехстрой” ҖЧҖ (Түбән Кама шәһәре), “Антикорстрой” ҖЧҖ (Пермь шәһәре) тарафыннан трубопровод үткәрү һәм тимер бетон конструкцияләрне монтажлау буена эшләр эшләнелә. Административ-лаборатор, көнкүреш корпуслары һәм завод идарәсе биналарында бизәү эшләре бара.
Төзелеш мәйданында барлыгы 1250 эшче эшли һәм 137 берәмлек төзелеш техникасы кулланыла.