Бүген ТР Төзелеш Министрлыгында булачак ягу сезонына әзерлек буенча фикер алыштылар

2022 елның 21 июле, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Төзелеш министрлыгында 2022/2023 җылыту сезонына әзерлек буенча чираттагы штаб булды. ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыйров Азнакай, Менделеевск, Тәтеш муниципаль оешмаларының, шулай ук Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрлыкның ведомство карамагындагы объектлар буенча хисапларын тыңлады.

Муниципаль районнар тарафыннан «Торак фонды мониторингы» системасына кертелгән мәгълүматларга караганда, республикада 2 036 котельный әзерләнгән, ягъни 64,2%. Социаль әһәмиятле объектларның 60% тан артыгы киләсе җылылык сезонына әзер. Үзәк җылыту системасын юдырту һәм опрессовка 7 мең 724 КФЙ башкарылган, бу 63,2% тәшкил итә. 17 мең 669 йортның 7 мең 851ендә әзерлек паспортлары бар, бу 44,4% тәшкил итә.

Илдус Насыйров үзенең чыгышында күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау буенча барлык сезон эшләренең сентябрь башына тәмамланырга тиешлеген искәртте. Объектларның әзерлеге турындагы мәгълүматлар “Торак фонды мониторингы” бердәм мәгълүмати ресурсына вакытында һәм төгәл итеп тапшырылырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International